Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән таксистлары нәрсә уйлый?

И ярата да инде безнең шәһәр халкы машина йөри торган юлларны «тәмле итеп» аркылы чыгарга. «Зебра»дамы ул, әллә бөтенләй җәяүле аяк басарага тиеш булмаган урындамы - барыбер!

Салмак һәм вак адымнары белән, аның тизрәк күз алдыннан югалуын түземсезлек белән көтеп руль артында утыручыга вәкарь белән генә күз ташлап, юлында булуын белә. Аның туңдырма ашап, яки телефоннан сөйләшеп ташбака көенә кыймылдавына ачуыннан газга басар чиккә җиткән машина хуҗасында өч тиенлек тә эше юк. Чөнки ул: «машина трамвай түгел, әйләнеп үтәр»гә ышанучы җәяүле галиҗанәпләре!

Ай-һай, әйләнеп узарга мөмкинлеге булмаса, ни эшләрсең?! Шундый ваемсыз җәяүлеләр аркасында күпме бәхетсезлек юлларыбызда. Район һәм шәһәр территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренең 21,7% - нәкъ шулар гаебе белән килеп чыккан. Машина бит ул ат түгел. Син юлга чыккач кына тормозлары киреләнсә? Шуңа күрә, «зебра»га аяк бас­канчы (юлны аркылы чыгарга тиеш булмаган урын турында уйламыйбыз да, хәтта) як-ягыгызга күз салып, хәрәкәтләнүче машинаның йөртүчесе сезне күрүенә инаныгыз, «пылт» итеп юлда пәйда булуыгыз белән сюрприз ясамагыз. Ә күптонналы транспортны бөтенләй үткәреп җибәрүегез хәерле. Чөнки андый «монстр»ны тыңлатуы бик авыр, астында калып харап булуыгыз бар. Иминлегебез үз кулыбызда, җәмәгать. Ходай «сакланганны саклармын» - дигән. Балаларыбызга да һәрдаим бу турыда искәртеп торыйк, ә иң кулае - юл аркылы чыкканда, кулларыннан тотып озатып куйыйк. Җәяүлеләр игътибарлы булса - машина йөртүчеләр дә тыныч булыр иде. Бер-беребезне ихтирам итеп, юл биреп хәрәкәтләник. Хәерле юллар!

Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев