Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт комбинаты хезмәткәрләре кораб төзүчеләрне котлый

Кадерле яшел үзәнлеләр! Хәрби моряклар һәрвакыт абруйга һәм аерым хөрмәткә лаек. Алар үзләре дә һөнәри бәйрәм - Бөек Ватан сугышыннан соң ук расланган Хәрби-Диңгез флоты көнен энтузиазм белән каршы ала. Су асты кораблары моряклары, диңгез десантниклары һәм сугыш кыры диңгез булган башка хәрби хезмәткәрләр хезмәте аерым әзерлек, теләк һәм батырлык...

Хәрби-Диңгез флоты безнең көннәрдә дә үз мәгънәсен югалтмый, киресенчә, аның абруе тагын да күтәрелә. Без тарихы Россия диңгезләрен саклау белән бәйле булган шәһәрдә яшәвебез белән горурланабыз. Яшел Үзән үзенең тарихын кораблар төзүче шәһәр буларак башлап җибәргән. Яшел Үзән бронекатерлары җиде дистә ел элек немец-фашист гаскәрләренә каршы торса, ракета кораблары бүген ватаныбызның диңгез чикләрен саклый. Бүген, суднолар төзү заводы, конструкторлык бюросы, «ЭРА» предприятиесе шушы данлыклы традицияне дәвам итә. Шуңа күрә яшел үзәнлеләрне бу бәйрәм белән котлау икеләтә күңелле.

Хөрмәтле дуслар, Хәрби-Диңгез флоты моряклары! Сезнең барыгызны да тагын бер кат һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык, имин көннәр, тотрыклылык, ветераннарга озын гомер, ә яшьләрнең флот традицияләрен дәвам итүен һәм Ватаныбызның диңгез чикләрен тырышып саклавын, илебезгә аяз күк йөзе телим. Сез сакта торганда көннәребез дә тыныч торыр. Кыю һәм батыр ир-егетләр бәйрәме һәрвакыт тынычлыкта һәм шатлыкта узсын!

Артур Егоров,

«Яшел Үзән сөт комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев