Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән үсешенә 600 млн сум акча юнәлдерелергә тиеш

Кичә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашты һәм Яшел Үзән шәһәрен үстерү турында комплекслы проектны бергәләп тормышка ашыру турында килешү төзелде.

Дмитрий Скриванов билгеләп узганча, Яшел Үзәнне үстерү буенча проект РФ Хөкүмәтенең икътисади үсеш һәм интеграция комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем тарафыннан хупланган.
Моношәһәрләр үсеше фондыннан Яшел Үзән проекты өчен 600 млн сум акча кирәк. «Әгәр документлар әзер була икән, фонд якын арада үз җилкәсендәге бурычларны хәл итәргә әзер», - дип белдерде Дмитрий Скриванов журналистларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев