Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында коткаручылар юка бозның куркынычы турында кисәттеләр

"Зөя" табигатьне саклау тыюлыгы акваториясендә көзге боз чорында хокук бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд узды.

ЮХИДИның Яшел Үзән бүлекчәсе, ОСВОД, "Свияжский" заказнигы, Эчке эшләр министрлыгы, ГО һәм ЧС идарәсе, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге һәм 8 ФПС отряды, җирле башкарма комитет вәкилләре составындагы патруль төркеме, бәхетсез балыкчыларны бозлы тозакка эләгүдән саклап калу өчен, Зөя елгасы култыгына юнәлделәр.

- Зөядәге боз калынлыгы нибары 5-6 сантиметр, Иделдә, урыны-урыны белән 3-4 см. Олы кеше турында әйтеп тә торасы юк, бу әле баланың авырлыгын да күтәрә алмый. Әмма беренче салкыннар боз асты балыкчылыгын яратучыларны илһамландырды һәм алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, юка гына боз каплаган елгага чыктылар, - дип сөйли Яшел Үзән ГИМС башлыгы Сергей Евсеев.

Балыкчылар җитәрлек. Берничә сәгать эчендә генә рейд ТР КоАП 3.10 маддәсе буенча 10 беркетмә төзегән. Шул ук вакытта, калынлыгы 7 сантиметрдан ким бозга чыгу мең ярымнан ике мең сумга кадәр штраф белән җәзалана.

Балыкчыларга листовкалар тараталар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

Өлкәннәргә карап, балалар да бозның ныклыгын "тикшерә". Җирле социаль челтәрләрдә боздагы уеннарның фото һәм видеолары барлыкка килә. Ә сулыклардагы көзгедәй өслектәге һәр адым фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, Яшел Үзән ГИМС һәм сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре укучылар белән профилактик дәресләр үткәрүне дәвам итә.

- Мин күп нәрсәне белдем. Бозга чыгарга ярамый, бәлагә юлыкканда "112" хезмәтенә шалтыратырга һәм ярдәмнең кемгә кирәк булуын диспетчерга сөйләргә кирәк, - ди васильево икенче мәктәбе укучысы Адель. Анда коткаручылар оештырган куркынычсызлык буенча чираттагы дәрес узды.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре искә төшерә: КӨЗГЕ НӘЗЕК БОЗ ӨСТЕНӘ ЧЫКМАГЫЗ! Ул әле ЫШАНЫЧСЫЗ һәм КӨПШӘК! Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев