Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында транспорт чишелеше объекты ачылды

Башта транспорт чишелеше төзелеше урынында бер катлы әйләнмәле юл иде. Чишелешкә кушыла торган участокны беренче техник категория параметрлары буенча реконструкцияләү аркасында, шулай ук хәрәкәтнең интенсивлыгы арту сәбәпле, боҗралы чишелеш әлеге юлда куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәт белән тәэмин итә алмаган. Шуңа бәйле рәвештә, Федераль юл агентлыгы тарафыннан Йошкар-Ола - Яшел Үзән...



Башта транспорт чишелеше төзелеше урынында бер катлы әйләнмәле юл иде. Чишелешкә кушыла торган участокны беренче техник категория параметрлары буенча реконструкцияләү аркасында, шулай ук хәрәкәтнең интенсивлыгы арту сәбәпле, боҗралы чишелеш әлеге юлда куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәт белән тәэмин итә алмаган. Шуңа бәйле рәвештә, Федераль юл агентлыгы тарафыннан Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында төрле биеклектә транспорт чишелеше объекты төзү турында карар кабул ителгән. Реконструкция 2013 елда башланган. Финанслау федераль бюджеттан башкарылган, эшләрнең бәясе 679,81 млн сум тәшкил иткән.

Яңа юлда хәрәкәтне Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев һәм башкалар тантаналы рәвештә ачты.

"Бүген безнең юлчылар өчен чын бәйрәм, чөнки Татарстан территориясендә икенче объектны файдалануга тапшырабыз. Әлеге объект җирле республика подрядчысы тарафыннан төзелде, бу аеруча әһәмиятле. Әлеге чишелеш федераль юл өчен кирәк, чөнки әйләнмәле хәрәкәт җайсыз һәм куркынычсыз түгел иде", - дип билгеләп үтте Роман Старовойт әлеге вакыйга уңаеннан чыгышында.

Илдар Халиков Федераль юл хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесенә Татарстанда республика өчен генә түгел, ә бөтен илгә кирәкле юл объектлары төзү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Бүген Татарстанда зур юл бәйрәме. Без икенче юл участогы ачабыз, өстәвенә, алар икесе дә күптән көтелгән. Татарстан юлчылары беркайчан да сынатмаячак дип әйтә алам һәм без яңа үрләр яуларга әзер", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Ул шулай ук юл төзүчеләренә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Ирешелгән уңышлар, юл хуҗалыгы эшенә шәхси өлешләре һәм объектны файдалануга тапшыруга бәйле рәвештә, хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте игълан ителде.

Журналистларга Илдар Халиков сөйләгәнчә, соңгы елларда, Казан һәм шәһәр тирәсен үстерү ярдәмендә, автомобиль юлларыннан кулланучылар нәкъ менә шул юл участогында зур авырлык кичергән. "Акча һәм шактый кыска вакыт эчендә проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән Россия Транспорт министрлыгы һәм Росавтодорга зур рәхмәт. Бу территорияне үстергән вакытта дәүләт ярдәменә исәп тота алуыбызны тагын бер кат раслый", - дип ассызыклады ул һәм 2017 елда Казан - Чаллы трассасын төзүне тәмамларга ниятләүне дә өстәде. Журналистлар белән әңгәмәсендә, Роман Старовойт бу чишелешнең киләчәктә 35-40 мең автомобиль хәрәкәтен тәэмин итә алачагын белдерде.

"Татарстан территориясендә булган барлык федераль трассалар да федераль максатчан программага, федераль адреслы инвестицион программаларга кертелгән. Киләсе елда, бюджетны оптимальләштерү буенча карарлар кабул итүгә карамастан, файдаланырга тапшырылырга ниятләнгән юл объектлары буенча эшләр дәвам итәчәк. Алдагы елда Татарстан территориясендә федераль юллар төзелешенә 6 млрд сумга якын акча тотылачак. Төп юнәлеш - М7 "Идел" трассасы, ул реконструкцияләнергә тиеш", - дип хәбәр итте ул.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев