Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган (+фото)

Янгын төнге икеләр тирәсендә чыккан. Васильевоның Набережная урамындагы ике катлы 59нчы йорт януы турында хәбәр килә. Бу йортта газ да, электр да, җылылык та булмаган. Авария хәлендәге йорт булганга күрә анда яшәүчеләр яңа торак көтеп кем кая шунда таралышып беткән булган. Әмма, күршеләре сөйләвенчә, анда бер хатын белән ир-ат яшәүләрен...

Хәбәр алыну белән 153нче янгын-коткару часте дүрт минут эчендә урынга барып җитә. Йортны ут ялмап алган була инде. Көчле җил ялкынны тиз тарата.

Янгын сүндерүчеләр башта йорт эчендә кешеләр калуы турында белмиләр. Икенче катны тикшерә башлагач кына бүлмәләрнең берсендә янып үлгән ике кеше мәете табыла.

Якынча фаразлаулар буенча, һәлак булучылар, күршеләр сөйләгәнчә, шул яшь хатын һәм аның белән яшәүче ир булып чыга. Янгынның да аларның саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал.

Ел башыннан Яшел Үзән муниципаль районында 15 ут корбаны теркәлде инде!!! Бу узган ел белән чагыштырганда 6 кешегә артыграк. Ә алда - озын-озак Яңа ел бәйрәмнәре. Исерек килеш тәмәке тарту, караучысыз калдырылган электр җиһазлары, мичләр, тузган электр үткәргечләре җитди янгыннар чыгуга сәбәп булып торалар. Чираттагы янгын корбаны булмас өчен ут белән сак булырга кирәк!

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев