Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яңа балалар бакчалары файдалануга тапшырыла (фотолар)

Норлат авылында "Ручеек" балалар бакчасы ачылды. Ул Норлат урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинасына урнашкан. Ремонт өчен район бюджеты 10 миллион сум акча бүлеп биргән иде. Авылда урнашкан предприятиеләр дә читтә калмады. Ремонт эшләре ярты елда башкарылып чыкты. Балалар бакчасын ачу тантанасында байон башлыгы Александр Тыгин да катнашты. Аның...

Норлат авылында "Ручеек" балалар бакчасы ачылды. Ул Норлат урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинасына урнашкан. Ремонт өчен район бюджеты 10 миллион сум акча бүлеп биргән иде. Авылда урнашкан предприятиеләр дә читтә калмады. Ремонт эшләре ярты елда башкарылып чыкты.

Балалар бакчасын ачу тантанасында байон башлыгы Александр Тыгин да катнашты. Аның сүзләренә караганда, Карагуҗа мәктәбендә дә һәм шулай ук шәһәрнең 17нче мәктәбендә дә өстәмә төркемнәр ачылачак. Хәзер өч яшькә кадәрге мең ярым бала бакчага чират көтә. Бүген Яшел Үзәндә 260 балага исәпләнгән тагын бер бакча төзелеп ята. Тагын берсе Осиново авылында төзелеп сафка басачак.

А. Коршунов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев