Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Урысбага авылында Гайнуллиннар иң тырыш гаиләләрдән санала

Шундый кешеләр була, җир җимертеп эшлиләр, ә башкарган хезмәтләре турында сорый башласаң, аз сөйлиләр. Гадилекләре белән генә түгел, аз сүзле булуы белән дә гаҗәпләндерде безне Урысбагада яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе. Бизәкләп ясалган тимер капканы ачып керүебезгә каршыга елмаеп гаилә башлыгы Илшат килеп чыкты. Аның артыннан Рәмиләсе дә. Шундый ачык кешеләр, без...

Шундый кешеләр була, җир җимертеп эшлиләр, ә башкарган хезмәтләре турында сорый башласаң, аз сөйлиләр. Гадилекләре белән генә түгел, аз сүзле булуы белән дә гаҗәпләндерде безне Урысбагада яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе.

Бизәкләп ясалган тимер капканы ачып керүебезгә каршыга елмаеп гаилә башлыгы Илшат килеп чыкты. Аның артыннан Рәмиләсе дә. Шундый ачык кешеләр, без инде биш минуттан күптәнге танышлар кебек өйнең түрендә сөйләшеп утыра идек. Күбрәк мәгълүматны хуҗабикәдән алдык, Илшат мыек астыннан гына елмаеп утыруны хуп күрде. Елмаюы бик тә килешә үзенә.

Илшат белән Рәмилә икесе дә шушы авылда туып-үскәннәр. Дүрт ел йөрешеп, аның ике елын кыз армиядән көтеп ала, матур гаилә корып җибәрәләр. Башкалар кебек тизрәк калага чыгып таю турында уй башларына да кереп карамый.

-Юк инде, нинди шәһәргә китү, без анда бер генә көнгә барсак та, ничек тизрәк авылга кайтарга икән дип уйлый башлыйбыз, - ди Рәмилә.

Алия Гаязованың кызыклы язмасын газетабыз битләреннән укый аласыз.

"Яшел Үзән"гә язылу бәясе - 522 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев