Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы “Майский” хуҗалыгында Марат Әхмәтов булып китте

Предприятиенең генераль директоры Илшат Ганиев теплица хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре һәм уңышлары турында сөйләде

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ коллективы белән очрашты, дип хәбәр итә тармак министрлыгы матбугат хезмәте.
Очрашуда предприятие генераль директоры Илшат Ганиев теплица хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре һәм уңышлары турында сөйләде.
2010 елдан башлап "Майский" теплица комбинаты үз энергия системасын актив үстерә. Кыска вакыт эчендә һәрберсе 42 МВт егәрлекле өч котельня төзелде. 2011 елда гомумегәрлеге 47 МВт дан артык булган ике энергия үзәге файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда 23,5 МВТ егәрлекле энергоүзәк төзелешен тәмамлау планлаштырыла.
"Соңгы өч елда без нык басып торабыз, җитештерү һәм икътисади күрсәткечләрне яхшыртабыз", - дип сөйләде Илшат Ганиев.
"Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ экологик куркынычсыз яшелчәләр җитештерү мөмкинлеге бирүче биоысул системасын даими үстереп тора.
Предприятиедә чит илдән кертелгән импорт товарны алмаштыру буенча актив эш алып барыла. "Казан" агросәнәгать паркы ярдәмендә помидор, кыяр, баклажан, яшел тәмләткечләр сату күләме арта.
2014 елдан башлап «Майский» продукциясен сату буенча хосусый челтәрен дә киңәйтә. Предприятиенең сәүдә нокталары Казанның барлык районнарында, Яшел Үзәндә дә эшли. Моннан тыш, 20 дән артык күчмә автокибетләре бар. 2015 елның сентябреннән аларның саны 40 ка кадәр артачак.
2013 елдан башлап хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә куелган. Ике елда 55 һәм 44 бүлмәле ике тулай торак, 50 урынга балалар бакчасы тапшырылган.
Марат Әхмәтов коллективка хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ - Татарстан бренды", - дип бәя бирде ул .
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республиканың социаль-икътисади үсеше, агросәнәгать комплексы, агросәнәгать өлкәсендә дәүләт ярдәме программалары, республика Президент программалары турында сөйләде.
Очрашуда тәмамланганда, аграр ведомство җитәкчесе "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде, дип яза ТАТАР-ИНФОРМ агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев