Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы призына грек-рим көрәше (+фотолар)

Әлеге турнирда Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Волжск, Йошкар-Ола шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты. Аларны Яшел үзән районы башлыгы Александр Тыгин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Җаппаров, ТР грек-рим көрәше федерациясе директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм таһиров, федерациянең вице- президенты Фәрит Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры Анатолий Бозин, РФнең атказанган тренеры Александр Теряков...

Әлеге турнирда Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Волжск, Йошкар-Ола шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты. Аларны Яшел үзән районы башлыгы Александр Тыгин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Җаппаров, ТР грек-рим көрәше федерациясе директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм таһиров, федерациянең вице- президенты Фәрит Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры Анатолий Бозин, РФнең атказанган тренеры Александр Теряков тәбрикләде.

Яшел Үзән спортчылары арасында түбәндәгеләр үз авырлык категорияләрендә җиңүгә иреште:

Беренче урынны яулаучылар:

Евгений Маслихин (47 кг), Адел Халиков (29 кг), Руслан Шакиров (42 кг), Искандәр Хөснетдинов (69 кг), Кирилл Юров (св.76 кг), Минтимер Хәйретдинов (85 кг).

Икенче урында: Александр Любимов (69 кг), Иван Пекшеев (63 кг), Александр Хафизов (58 кг).

«Бронза"га лаек булучылар: Влад Мошков (47 кг), Илсаф Шәвәлиев (69 кг) һәм Мамиржан Азаматов (38 кг).

Аларны тренерлар Ришат Салеев, Андрей Данилов, Айрат Индюков әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев