Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы Айдар авылында Урам бәйрәме узды

Хәзер авылларда төрле бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Безнең авылда да Урам бәйрәме үткәрелде. Авылыбыз бик матур, йортлары төзек. Халкыбызның тормыш-көнкүреше дә шәһәрнекенә якынлаша бара.

Бәйрәмне алып барган Гөлнара Яруллина урамыбызда озак еллар бергә яшәүче парларны чакырып котлады. Балалары да әти-әниләрен зурлап матур бүләкләр тапшырды.

Җыр-музыка яңгырап торды. Урамдашлар өстәл артына утырып рәхәтләнеп бәйрәм итте. Хәтта үзбәк пылавына кадәр пешергәннәр иде. Бәйрәмне оештыручылар авыл башлыгы Илдар Нотфуллин һәм Гөлнара Яруллина авылдашларны берләштерү өчен менә дигән чара уйлап тапкан.

Әминә Фазлуллина.

Айдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев