Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы авылларында “Бердәм Россия” партиясенең мобиль төркемнәре эшли

"Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәте республиканың барлык районнарында эшли башлады.

Депутатлыкка кандидатлар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган десант бу атнада автобуска төялеп, "Көчле Татарстан - Бердәм Россия" эстафетасына чыкты. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Активистлар махсус график буенча көн саен диярлек республиканың шәһәр һәм районнарына чыга. Бу атнада иҗтимагый кабул итүе Яшел Үзән районында старт алды. Республика бүлегендә аңлатуларынча, иҗтимагый мобиль кабул итү хәрәкәте республиканың һәр почмагында булып, анда теләгән һәркем Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга борчыган гозере белән мөрәҗәгать итеп, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә, сорау бирә ала. "Бердәм Россия" партиясендә әйтүләренчә татарстанлылардан җыелган теләкләр буенча республикадан булачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшен төзиячәк. Кичә иҗтимагый мобиль кабу итү хәрәкәте беренче тапкыр безнең районга килде. Мобиль кабул итү бүлмәсеннән гыйбарәт булган автобус Карамалы Тау бистәсендә, Норлат һәм Мулла Иле авылларында булып халык белән очрашты. РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Татарстан республикасында "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведев төбәкара иҗтимагый кабул итү хезмәткәре Диләрә Шәрәфиева сүзләренә караганда инде бер атнага 450ләп теләк-тәкъдим җыелган һәм аларның барысы да халыктан килеп ирешкәч үк, төбәкара штабка һәм Президент аппаратына җибәрелә.

Алия Гаязованың тулы язмасын иртәгә чыгачак газета битеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев