Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы администрациясендә, ТЭЦ торбасыннан сикерү рөхсәтен бирмәдек, дип белдерделәр

Яшел Үзәндә ТЭЦ торбасыннан сикерү оештыруга рөхсәт бирелмәгән, ул законсыз.

Бу хакта Яшел Үзән районы хакимияте матбугаты сәркатибе Рәсим Хаҗиев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзер Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы әлеге торба урнашкан җир кишәрлеге милекчесен һәм сикерү оештыручыны эзли.

"Торба хуҗасыз, элек бу урында җитештерү предприятиесе урнашкан булган. Әгәр дә милекчене ачыкламасалар, Яшел Үзән районы хакимияте көчләре белән конструкцияләр сүтеләчәк", - дип өстәде Хаҗиев.

Элегрәк социаль челтәрләрдә яшьләрнең резинкада биек торбадан сикерүе турында ролик барлыкка килгән иде. Бу видео белән Татарстан прокуратурасы кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X