Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән психиатрия бүлегенең элеккеге мөдиренә 350 сум штраф салынды

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Людмила Тосакова әйтүенчә, 2013 елның маенда бу ханым әнисен әлеге бүлекнең хатын-кызлар бүлекчәсендә дәвалаучыга әнисенә инвалидность алу өчен стационарда яту вакытын озайтырга тәкъдим итә. Әмма һәр ай саен 5 мең сум акча таләп иткән. Авыруның кызы моңа ризалык биргән һәм түләп торган. 2013 елның июлендә табиб...

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Людмила Тосакова әйтүенчә, 2013 елның маенда бу ханым әнисен әлеге бүлекнең хатын-кызлар бүлекчәсендә дәвалаучыга әнисенә инвалидность алу өчен стационарда яту вакытын озайтырга тәкъдим итә. Әмма һәр ай саен 5 мең сум акча таләп иткән. Авыруның кызы моңа ризалык биргән һәм түләп торган. 2013 елның июлендә табиб инвалидлык рәсмиләштерүгә документларны үзе әзерләп бирергә булган, әмма тагын 10 мең сумга. Ярый, документлар эшләнгән, инвалидлык алынган. Әмма 2015 елның мартында авыруга тагын стационарда дәваланырга кирәк булган. Мөдир тагын акча таләп иткән. Кыскасы, тагын, тагын...

Ришвәтчелек факты турында Лилиана Куликованың тулырак язмасын "Яшел Үзән" газетасының киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X