Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мөслимәләре Казанга экскурсиягә барды (фоторепортаж)

Бу атнаның сишәмбесендә Яшел Үзән мөслимәләре Казанда кызыклы экскурсиядә булып кайтты.

Бу сәяхәтне мәдрәсә мөгаллимәсе Вафилә ханым Хикмәтуллина оештырды.
40тан артык мөслимә Горький исемендәге завод ярдәме белән бирелгән комфортабель автобусда Казаннның биш мәчетендә, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә булып, анда алар иман йортларының тарихы белән танышты, намазларын укыды һәм вагазьләр тыңлады. Аларны һәр мәчеттә имамнар якты йөз белән каршы алып, Яшел Үзән мөслимәләре белән якыннан танышты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Бу эчтәлекле походтан һәр мөслимә бик риза булып, гыйлем эстәп кайтты. Мондый очрашуларның һәрчак файдасы искиткеч күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев