Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәктәпләрендә хәвеф сигналы кнопкалары куелмаган

Яшел Үзән прокуратурасы терроризмга каршылык турындагы законнарның үтәлешен, аерым алганда Яшел Үзән районы мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы торуның техник яктан тәэмин ителешен тикшерде. Тикшерү Яшел Үзән муниципаль районында 21 - мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм 27 гомуми белем бирү учреждениеләрендә хәвеф сигналы кнопкаларының куелмавын күрсәтте. Шул сәбәпле әлеге белем йортларында террорлык...

Яшел Үзән прокуратурасы терроризмга каршылык турындагы законнарның үтәлешен, аерым алганда Яшел Үзән районы мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы торуның техник яктан тәэмин ителешен тикшерде.

Тикшерү Яшел Үзән муниципаль районында 21 - мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм 27 гомуми белем бирү учреждениеләрендә хәвеф сигналы кнопкаларының куелмавын күрсәтте. Шул сәбәпле әлеге белем йортларында террорлык актларын кисәтү даими контрольдә тотылмый.

" Әлеге җитешсезлекләр ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтелде һәм бу юнәлештә эш бара", - ди шәһәр прокуроры ярдәмчесе З.Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев