Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән медицинасы тернәкләнә

Яшел Үзәндә Бердәм Россия көне уңаеннан Васильево бистәсендә Зур медсовет булды. Аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты. Узган ел нәтиҗәсе буенча безнен медиина кырыктан артык район арасында 38нче урында иде, быел әлеге рейтингта безннең район 23нче урынны били. Яшел Үзән медиклары күрсәткәнчә, бу мактанырлык саннар түгел, бигрәк...

Яшел Үзәндә Бердәм Россия көне уңаеннан Васильево бистәсендә Зур медсовет булды. Аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
Узган ел нәтиҗәсе буенча безнен медиина кырыктан артык район арасында 38нче урында иде, быел әлеге рейтингта безннең район 23нче урынны били. Яшел Үзән медиклары күрсәткәнчә, бу мактанырлык саннар түгел, бигрәк тә туберкулездан, инсульттан эшкә сәләтле кешеләр улгәндә.
Медсоветта рейтингта күрсәтелгән урыннарның сәбәбе ачыкланды, киләчәккә планнар билгеләнде. Узган елдан башлап район үзәк дәваханәсе турыдан-туры министрлыкка карый, әмма бу район җитәкчелегенең медицина мәсьәләләрендә читтә тора дигән сүз түгел. Белгечләрне җәлеп итүдә күп эшләнә. Аларны фатирлар белэн тәэмин итү - район бурычы. Медсоветта булачак терапевтка символик фатир ачкычы тапшырылды. Бу, әлбәттә, соңгысы булмаячак. Һәрхәлдә, җитәкчелек шулай дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев