Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән һәм Чаллы эшкуарларына - өстәмә ташламалар

Тиздән Яшел Үзән һәм Чаллы шәһәрләре алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә (территории опережающего социального-экономического развития) әверелергә тиеш. Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы әнә шундый карар кабул иткән.


Бу турыда "Татарстан - бизнес өчен таяныч" I россиякүләм форум барышында Татарстанның икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге карар моношәһәрләргә ярдәм итү программасы кысаларында кабул ителгән.

Эш урыннары санын арттыру өчен...

Икътисад министры сүзләренә караганда, әлеге территорияләр махсус икътисади зона ролен үтәячәк. Шул рәвешле, биредәге предприятиеләргә салым белән бәйле һәм башка ташламалар каралачак.

- Биредә сүз Яшел Үзән һәм Чаллының барча эшмәкәрлек субъектлары турында бармый. Ташламаларга ия булу өчен бу территорияләрнең резиденты статусын алу таләп ителә. Нәтиҗәдә, әлеге моношәһәрләр инвесторлар җәлеп итү һәм өстәмә эш урыннары барлыкка китерү өстендә актив эш башлап җибәрер дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта бу - Чаллы һәм Яшел Үзән өчен аеруча актуаль проблемалар, - дип белдерде Артем Здунов.

Шунысын да билгеләп үтәбез, Россиядә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка китерү турындагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елның 30 июнендә имзалаган иде. Документтан күренгәнчә, әлеге мәйданчыклар социаль-икътисади вәзгыять катлаулы булган моношәһәр территорияләрендә булдырыла. Алар 10 елга дип эшләнә. Хәер, хөкүмәт бу мәйданчыкларның эшчәнлеген тагын 5 елга озайту карарын кабул итәргә мөмкин.

Көчле төбәкләргә кече бизнесны үстерү катлаулырак

Билгеле булганча, "Татарстан - бизнес өчен таяныч" форумы республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юлларын эзләүгә багышланды. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенә республика тулаем төбәк продуктының 25 проценты туры килә. Бу начар күрсәткеч түгел, дип саный Артем Здунов.

- Татарстан икътисадының үзенчәлекле булуын истә тотарга кирәк. Безнең икътисад эре бизнеска корылган һәм бу совет заманында ук шулай булган. Махсус икътисади зоналарны гына алыйк. Аларга һәрвакыт "эре уенчылар" килә. Шуңа күрә кече бизнесның тулаем төбәк продуктындагы күләме турында сөйләү бик үк дөрес түгел, бу сан беркайчан да югары булмаячак. Ник дигәндә, без эре һәм кече бизнесны берьюлы камилләштерәбез, - дип белдерде министр.

Артем Здунов сүзләренә караганда, республикадагы кече һәм урта эшмәкәрлекнең керем күләме үсеше турында сөйләү дөресрәк булачак. Шуңа карап, кайсы тармакларга игътибар бирелергә тиешлеген хәл итү сорала.

Аның сүзләре белән Россия Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова да килеште.

- Гомумән, көчле төбәкләргә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү катлаулырак. Чөнки аларда эре сәнәгать камилләшә. Шуңа күрә тулаем төбәк продуктындагы һәр процент шактый авыр бирелә. Бу - зур тырышлык сорый торган гамәл, - дип ассызыклады Наталья Ларионова.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X