Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән конструкторлар бюросы эшләгән проект халыкара бәйге лауреаты булды

Арктиканы һәм континенталь шельфларны үстерү һәм үзләштерүгә юнәлдерелгән фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшләнешләр буенча Яшел Үзән конструкторлар бюросы әзерләгән проект халыкара бәйгедә лауреат булды.

РФ хөкүмәте һәм Россия Минэнергосы ярдәме белән уздырылган конкурста яшел үзәнлеләр үз проектларын тәкъдим иткәннәр иде. Эксперт комиссиясе карары нигезендә ЗПКБ эшенә лауреат исеме бирелде. Авторлары - техник фәннәр докторы, аутригерлы судноларның баш конструкторы Станислав Руденко һәм проектларның баш конструкторының урынбасары Алексей Харитонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X