Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән инкассаторы урланган акчалар турындагы серне чиште

"Россия-1" каналының "Честный детектив" тапшыруы Татарстанның Яшел Үзән шәһәре инкассаторы турында сюжет әзерләгән.

Ни гаҗәп, моңа кадәр артыгын сөйләшмәгән, әмма кырын гамәле белән зур шау-шу тудырган инкассатор Игорь Богаченко федераль канал хезмәткәрләре белән ачыктан-ачык гәп куерткан. Сюжетта банкның элеккеге хезмәткәре әлеге җинаятьне ничек кылуы, мондый адым ясарга нәрсә мәҗбүр итүе хакында сөйли. Иң мөһиме, урланган акчаларны кая куюы турында да әйтә.

Әлеге хәл быелның 23 гыйнварында булган иде. Исегездә булса, 26 яшьлек инкассатор хезмәттәшен атып яралап, 68 миллион сум акча урлап качты. Хокук сакчылары аны 5 көннән соң кулга төшерде.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев