Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге «Бурычлы» оператив-профилактик операциясе уздыра

Әлеге чараның максаты - административ хокук бозулар өчен салынган штрафларны түләттерү.

Гамәлдәге законнар нигезендә, административ штраф түләү турында таныклаучы документ булмаганда, эчке эшләр бүлеге штраф түләмәгән затны РФ КоАПның 20.25нче маддәсенең 1нче өлеше буенча («Административ җәза үтәүдән читләшү") административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итә.

Күрсәтелгән маддә нигезендә, РФ Административ хокук бозулар кодексында каралган срокта административ штрафны түләмәү, аны икеләтә суммада, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Яшел Үзән полициясе административ хокук бозулар өчен штраф рәвешендә җәза алган гражданнарны, мәҗбүри җәза чаралары салынганны көтмичә, штрафларны вакытында түләргә кирәклеген кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев