Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән «дельфиннары» бәйрәм итә

Бәйрәмне балалар ачса, нинди күңелле.

Хәрби-Диңгез флоты көнендә «Дельфин» яхт-клубында шөгыльләнүчеләр үзләренең беренче юбилейларын - клубның бишьеллыгын билгеләп үтте һәм бу икеләтә бәйрәм булды.
Традиция буенча чара яхт-клуб директоры Владимир Кириллов рапортыннан башланды. «Рөхсәт итәм!» дип белдерде «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның генераль директоры Ренат Мистахов һәм бәйрәм башланып та китте. Ренат Искәндәрович сәламләү сүзендә клубның планнары һәм перс­пективалары турында сөйләде, ә алар искиткеч күп икән. Җәйдә генә түгел, кыш көне дә шөгыльләнеп булсын өчен, «Авангард» спорт базасының 3, 4нче катлары теоретик һәм практик занятиеләр өчен бүлеп бирелгән. Киләчәктә Идел белән генә чикләнмичә, диңгез киңлекләрендә шөгыльләнәчәкләр.
Бу көнне балаларны завод һәм шәһәр хакимияте вәкилләре генә түгел, «Великий Устюг» кече ракеталы корабның командиры, өченче ранг капитан Роман Курочкин да котлады:
- Су спорты белән шөгыльләнүче балаларның күплегенә сокланам. Ә завод тудырган шартларны күреп, диңгез флотының киләчәге булуын һәм аның бик матур булачагын күз алдына китерәм!
Чараның тантаналы өлешендә балаларны тәрбияләүдә зур хезмәт куйган яхт-клуб хезмәткәрләрен бүләкләделәр: аларның балалары бөтенроссия, республика, региональ ярыш­ларда алдынгы урыннарны алган бит. Яхт-клубта 8дән 16 яшькәчә 110 бала тәрбияләнә. 2016 елның беренче ярты елында гына да балалар 37 медаль - 9 алтын һәм 18 көмеш, 10 бронза медаль яулаган. Биш ел эчендә балалар спорт туризмы, парус һәм судомодельерование спорты буенча 320 медаль алган, аларның 106 - алтын, 120 - көмеш, 94е бронза медаль.
- Безгә бик уңайлы - без Иделдә яшибез һәм шушы төр спорт белән шөгыльләнүне Аллаһ үзе куша. Планнарыбыз зурдан. Бүгенге көндә Яшел Үзәндә бу спорт төрен ничек үстереп булу турында Россия Парус спорты федерациясе белән сөйләшүләр алып барыла. Шуңа күрә сезне зур ярышлар көтә һәм без ышанабыз: зур җиңүләр Яшел Үзән данын еракларга җиткерер, - диде Илдар Гыйльметдинов. РФ Дәүләт Думасы депутаты шулай ук идея һәм балаларга ярдәм итүе өчен Ренат Мистаховка рәхмәтен җиткерде:
- Шундый битараф булмаган предприятие җитәкчеләре күбрәк булсын иде. Сез аларны финанс белән генә тәэмин итмисез, Сез аларда чын ирләргә хас булган сыйфатлар - батырлык, кыюлык, сабырлык һәм намус тәрбиялисез.
Юбилей һәм Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан Андреев флагын күтәрү кебек мөһим эш яшь яхтсменнар - Виктория Ципляева, Денис Платуновка һәм тренер Иван Ильинга тапшырылды.
Бәйрәм яшь яхтсменнарның чыгышы белән тәмамланды.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев