Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән автомобильчеләре штрафны вакытында түләми

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү барышында вакытында штрафын түләмәгән 19 машина йөртүчене ачыклаган. ДПС экипажлары хәзер "Барс" тикшерү җиһазлары белән җиһазланган һәм шуңа күрә машина йөртүчеләрне урында ук тикшерә ала. 18 машина йөртүче турыдан-туры судка җибәрелгән, ә 10сына административ арест салынган. Штраф түләнмәсә, аның күләме икеләтә арттырыла, яисә машина йөртүчегә 15 тәүлеклек...

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү барышында вакытында штрафын түләмәгән 19 машина йөртүчене ачыклаган.

ДПС экипажлары хәзер "Барс" тикшерү җиһазлары белән җиһазланган һәм шуңа күрә машина йөртүчеләрне урында ук тикшерә ала. 18 машина йөртүче турыдан-туры судка җибәрелгән, ә 10сына административ арест салынган. Штраф түләнмәсә, аның күләме икеләтә арттырыла, яисә машина йөртүчегә 15 тәүлеклек арест салына, яисә 50 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнә. Шундый күңелсезлекләр булмасын өчен штрафларны онлайн-сервистан тикшереп карарга була (uslugi.tatarstan.ru яисә gibdd.tatarstan.ru).

Штрафларны банк учреждениеләрендә яисә терминаллар аша түләргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең үзендә дә штрафлар түләргә терминал куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X