Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь юл инспекторлары сафта

Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында юл иминлеге кагыйдәсен пропагандалау һәм аларны яшь инспекторлар хәрәкәтенә җәлеп итү максатыннан чыгып, 30 апрельдә шәһәрнең 1нче лицеенда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән мәгариф идарәсе яшь инспекторлар хәрәкәтенең 40 еллыгына багышланган «Иминлек тәгәрмәче - 2013» бәйгесен уздырды. Анда район һәм шәһәрнең 14 мәктәбеннән...

Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында юл иминлеге кагыйдәсен пропагандалау һәм аларны яшь инспекторлар хәрәкәтенә җәлеп итү максатыннан чыгып, 30 апрельдә шәһәрнең 1нче лицеенда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән мәгариф идарәсе яшь инспекторлар хәрәкәтенең 40 еллыгына багышланган «Иминлек тәгәрмәче - 2013» бәйгесен уздырды. Анда район һәм шәһәрнең 14 мәктәбеннән яшь инспекторлар командасы катнашты.
Әлеге чара тантаналы рәвештә башланып китте. Ярышта катнашучыларны Яшел Үзән полициясе җитәкчесе урынбасары Олег Макаров һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ф.Шакирҗанова сәламләде. Тантаналы өлештән соң, катнашучылар станцияләр буенча таралышты.
«Юл хәрәкәте кагыйдәсе белгечләре» этабында бәйгедә катнашучылар видеопроектор һәм махсус экран ярдәмендә юл чатларында транспорт чарасының йөрү чиратын билгеләде.
Икенче этапта командаларга беренче ярдәм күрсәтә белергә кирәк булды.
«Автошәһәрчек» һәм «Велосипедны фигуралы йөртү» станцияләрендә дә катнашучыларга үз белгәннәрен күрсәтергә кирәк иде. Ә иҗади бәйгедә һәр команда иҗади чыгышлары белән сыналды.
Бу бәйгедә Әйшә урта мәктәбе командасы лаеклы рәвештә җиңеп чыкты һәм алар Чаллыда узачак республика бәйгесенә барып, Яшел Үзән данын яклаячак. Татар Танае урта мәктәбе II урынны алды, ә 1нче лицей - III урында.
Бәйгедә катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин һәм ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев котлады һәм җиңүче командаларга кыйммәтле бүләкләр - веб-камера, МРЗ-плеер бирелде. Башка катнашучылар да буш кул белән кайтып китмәде, һәрберсенә ЮХИДИның сувенир продукциясе тапшырылды. Бөтен бүләкләрне «БДД программаларын финанслау дирекциясе» әзерләде.
Әлеге бәйге оешкан төстә узуы, балаларның һәм оештыручыларның активлыгы белән күңелләрдә матур тойгылар калдырды. Балалар үзләренә позитивлык алу белән бергә яңа дуслар да тапты, юл иминлеге буенча белемнәрен ныгытты. Хәзер аларның берсе дә бервакытта да юл кагыйдәсен бозмаячак һәм башкаларны да шуңа өйрәтәчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев