Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәү дәрте булсын йөрәктә

Мин сезгә үзем һәм гаиләм турында язарга булдым әле. Сәбәбе дә бар: безнең гаилә корып яшәвебезгә, иңне-иңгә куеп тормыш итә башлавыбызга шушы көннәрдә 35 ел була. Булачак ирем Фирдүс Галәвиев белән Васильево агач комбинатында эшләгән вакытта танышкан идек. Бер күрүдә үк үлеп гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма вакыт узу...

Мин сезгә үзем һәм гаиләм турында язарга булдым әле. Сәбәбе дә бар: безнең гаилә корып яшәвебезгә, иңне-иңгә куеп тормыш итә башлавыбызга шушы көннәрдә 35 ел була.
Булачак ирем Фирдүс Галәвиев белән Васильево агач комбинатында эшләгән вакытта танышкан идек. Бер күрүдә үк үлеп гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма вакыт узу белән аның минем өчен бик кадерле кеше булуын аңладым. Кешелеклелеге, кайгыртучанлыгы, ихласлыгы белән минем йөрәгемне яулады ул. Һәм без 1979 елның зәмһәрир салкыннар торган февраль аенда бергә тормыш корып җибәрдек. Бигрәк каты салкыннары белән истә калды ул ел. Хәтта алмагачлар да өшеде, әмма урамдагы 50 градус салкыннар безнең мәхәббәтебезгә комачау булмады. ЗАГСка барыр­га кыз алыр­га килгәндә егетемнең кулында нибары өч бөртек сап-сары лалә чәчәкләре иде. Ул салкын кышны каян алгандыр сап-сары лаләләрне, анысы шушы көнгә чаклы сер булып кала. Шунысы да истә: тәрәзә пыяласына салкын кыш ясаган рәсем нәкъ минем туй күлмәгендәге чәчәк рәсеме иде. Ничек шулай булды, хәзергә хәтле аңлый алмыйм.
Күп еллар бер-беребезне хөрмәтләп, аңлашып яшибез. Каенанамны да, каенатамны да карап-тәрбияләп, бөтен йоласына туры китереп, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Аларга булган рәхмәтем чиксез. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Аларны олы тормыш юлына чыгардык, башлы-күзле иттек. Бер оныгыбыз үсеп килә. Хәзер аны тәрбияләүдә булышабыз.
Икебез дә озак еллар Васильево агач комбинатында эшләдек. Хезмәтебезне югары бәяләделәр: Мактау кәгазьләре, премияләр бирделәр. Хезмәттә күрсәткән уңышларымны, тырышлыгымны, тирә-юньдәгеләргә һәрвакыт булышырга әзер торуымны күреп, үземне берничә чакырылыш бистә Советына, района Советына депутат итеп сайлаган чаклары да булды. Ул вакытта эштә бирелгән иң югары бәя - фатир һәм бакча җире алу иде. Аларын да бирде хөкүмәтебез, эшләгән җитәкчеләребез.
Лаеклы ялда булсак та, Фирдүсем дә (паспорты буенча Фердус), мин дә эшләвебезне дәвам итәбез. Тормыш юлында очраган сынауларны да бергә кичердек. 7 ел элек катлаулы операция ясаганнар иде. Ул вакытта ирем үземне бик кадерләп карады. Яратуның, бер-береңне ихтирам итүнең иң югары ноктасы менә шундый үтә авыр чакларда сынала торгандыр. Иремнең, балаларымның яратуы, кайгыртуы аркасында шулай аякка бастым.Язмыш сынавын бергәләп уңышлы җиңеп чыктык.
Тормыш юлыбыз турында шулай тәфсилләп язуымның тагын бер сәбәбе бар: «Яшел Үзән»не без һәр елны яздырып алып укыйбыз. Аны кадерле кунак көткәндәй көтеп алабыз. Аннары «Яшел Үзән»не яздыруда участок хат ташучыбыз Татьяна Кульментованың да өлеше бар. Киләсе яртыеллыкка подписка башлангач ук, искә төшереп, яздырып та куя.
Гөлсинә Галәвиева.
Васильево бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев