Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярминкәдә өйрәндем

Ярминкәдә кемдер сату итә, кемдер үзенә кирәклесен сатып ала. Узган шимбәдә башланып киткән ярминкәдә исә, көтмәгәндә, гел башка максат белән килгән кешене очраттым. Харис атлы ул үзе, авылдан шәһәрдәге ярминкәгә килгән. Сатарлык уңышы бар икән, шуны мәйдәнга алып чыкканчы сәүдә итүне өйрәнмәкче булган. Кызыксындырды бу мине - дөрес эшли бит...

Ярминкәдә кемдер сату итә, кемдер үзенә кирәклесен сатып ала. Узган шимбәдә башланып киткән ярминкәдә исә, көтмәгәндә, гел башка максат белән килгән кешене очраттым.
Харис атлы ул үзе, авылдан шәһәрдәге ярминкәгә килгән. Сатарлык уңышы бар икән, шуны мәйдәнга алып чыкканчы сәүдә итүне өйрәнмәкче булган. Кызыксындырды бу мине - дөрес эшли бит егет! Сата белергә дә кирәк: төянеп килерсең дә, сатып җибәрә алмыйча әйләнеп кайтып көлкегә калуың да бар ич. Без Харис белән сәүдә рәтләрен карап йөри башладык. Менә бер машина янында кеше җыелуы күренде. Олы Яке авылыннан Тәлгать Гайнетдинов төрле яшелчә алып килгән икән. Бәрәңгесен дә, кәбестәсен дә, кишерен һәм чөгендерен дә төягән. Һәм ул аларны капчыклап та, килолап та сатып бирә. «Мин ел да киләм ярминкәгә - шәһәр халкының ихтыяҗын чамалыйм. Таный да башладылар инде кайберләре», - диде ул үзенең уңышлы сәүдә итүен аңлаткандай.
Бал сатучылар белән дә таныштык без. Тау Иленнән килгән умартачы оста сәүдә итә иде татлы нигъмәтләре белән.
Ни күрик теге очта бәрәңге пешереп алып чыкканнар сатучылар. Урталай ярып пешерелгән ап-ак бәрәңгедән күтәрелгән бу шундук халыкны үзенә тартты. Җыелганнарга авыз итеп карарга да тәкъдим иттеләр. Моны күргәч, минем танышым гаҗәпләнеп телен шартлатып куйды, хәтта. Оста сәүдәгәр менә шулай гади генә юл белән дә җыя белә сатып алучыны...
Әйе, ярминкәдә өйрәнерлек әйберләр дә була бит менә. Үзе сатуга чыгарга теләгән Харис та сәүдә итү үзенчәлекләрен үзе күрде һәм, мөгаен, уңышлы башлар сәүдәсен.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев