Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ярамый» табибларга кагылмый

Республикада халыкның коррупциягә карата фикерен өйрәнү максатыннан социологик тикшерү үткәргәннәр. Анда 4 меңнән артык кеше катнашкан. - Коррупцияне күбесе ришвәтчелек итеп саный, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Җамалиев. -Ягъни вазифа башкарганда, хезмәт күрсәткәндә вазифадагы затларның ришвәт алуы. Сораштыруда катнашкан һәр...

Республикада халыкның коррупциягә карата фикерен өйрәнү максатыннан социологик тикшерү үткәргәннәр. Анда
4 меңнән артык кеше катнашкан.
- Коррупцияне күбесе ришвәтчелек итеп саный, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Җамалиев. -Ягъни вазифа башкарганда, хезмәт күрсәткәндә вазифадагы затларның ришвәт алуы. Сораштыруда катнашкан һәр икенче кешенең фикере шундый. Җитәкчеләргә бүләк бирүне яисә дәүләт акчасын үз максатында файдалануны да коррупциягә кертүчеләр бар. Кыскасы, чиновниклар арасындагы коррупция уникенче урынга куела. Әгерҗе, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Норлат районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр коррупцияне беренче чираттагы проблема итеп күрә.
Р.Җамалиев билгеләгәнчә, сораштыру нәтиҗәләре болар белән бетми әле, эчкәрәк керсәң, тагын да кызыклырак фактларга тап буласың. Республиканың тугыз районында яшәүчеләрнең яртысы коррупция арта дип исәпли (Арча, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре).
Көнкүреш коррупциясе өлкәсендә ришвәт уртача 34 мең сум булса, эшлекле кешеләр арасында ул 140 мең сумга кадәр җитә.
Респондентларның күбесе проб­леманы ришвәт биреп хәл иткән булып чыкты.
- Вазифадагы затларга ришвәт бирергә этәргән сәбәпләр дә ачык­ланды - дип сөйли башлык ярдәмчесе. - Әйтик, «вазифадагы затка ярарга теләү», «бөтенесе бирә, мин дә бирәм», яисә «проблеманы законлы юл белән хәл итү мөмкин түгел». Формаль булмаган түләүләрдән иң таралганы - конфет һәм спиртлы эчемлек, һәр бишенчесе - сертификат.
Шулай да, республикада яшәүче һәр өченче кеше коррупциягә эләксә дә, ришвәт бирүдән баш тартып, проблемасын хәл итүнең башка юлын тапкан. Проблеманы законлы юл белән хәл итәргә була дип исәп­ләүчеләр шактый.
Коррупция киң таралган структуралар өчлегенә ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар һәм ВУЗ укытучылары кертелә. Министрлыклар эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен бирелгән ришвәтнең күләме 120 мең сум тирәсе. 50-90 мең сум торак, хәрби комиссариат, суд, югары уку йорты, җирле үзидарә органнары, җир участогы мәсьәләләрен хәл итәргә булышкан. Респондентлар коррупциянең чәчәк атуының төп сәбәбен чиновниклар, аларның табышлары һәм чыгымнары өстеннән җитди контроль булмауда күрә.
- Коррупциягә каршы көрәштә халык катгый законнар кирәклеген билгели, - дип сөйли Рамил Җамалиев. - Коррупционерларны пуб­личный судка чыгарырга, андый җитәкчеләрне яңадан дәрәҗәле кәнәфигә утыруны тыярга, җинаять җаваплылыгына тартырга, мөлкәтен конфискацияләргә кирәк, диләр. Шулай ук бюджет акчасы тотылуны контрольдә тоту, хокук саклау органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру, СМИда коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеген киңрәк яктырту кебек тәкъдимнәр бар. Безнең районда да коррупциягә каршы тору буенча муниципаль комплекслы программа кабул ителеп, махсус комиссия эшли.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның дәүләт хезмәткәрләре 3 мең сумнан кыйммәтрәк булган бүләкләрне кабул итәргә тиеш түгел дигән карар чыгаруы мәгълүм. Моның белән бәйле рәвештә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге вәзгыятькә игътибар ителә. Табибларга конфет, алкоголь һәм акчалата «рәхмәт» әйтү гадәте яшәп килә. Ә менә Татарстан сәламәтлек саклау министры «ярамый» кагыйдәсе табибларга кагылмый дигән. Имеш, медиклар дәүләт хезмәткәрләре булып саналмый. Ә ведомство моңа үз нигезләмәсен булдырган. Гади табиб­ларга «рәхмәт»ләрне кабул итү рөхсәт ителсә дә, дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, медицина көллияте һәм училище директорлары бүләкләрен дәүләт казнасына тапшырырга тиеш­леге турында боерык имзаланган. Киләчәктә бүләкләрне кабул итү, исәпкә кую һәм саклау өчен җаваплы затлар билгеләнеп, аларны бәяләүче комиссия төзелүе дә бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X