Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннар арта, корбаннар да

Васильево бистәсенең Бәйрәм урамындагы биш катлы йортта яшәүчеләр өчен 26 октябрь иртәсе бер дә бәйрәмчә башланып китми. Иртәнге җиделәр тирәсендә икенче каттагы фатир яна башлый. Әмма аны бик соң күреп алалар. Подъездда тәмәке тартучылар күп булганга күрә, төтен исенә башта игътибар итүчеләр табылмый. 153нче янгын частенең кизү торучылары килеп җиткәндә,...


Васильево бистәсенең Бәйрәм урамындагы биш катлы йортта яшәүчеләр өчен
26 октябрь иртәсе бер дә бәйрәмчә башланып китми.

Иртәнге җиделәр тирәсендә икенче каттагы фатир яна башлый. Әмма аны бик соң күреп алалар. Подъездда тәмәке тартучылар күп булганга күрә, төтен исенә башта игътибар итүчеләр табылмый. 153нче янгын частенең кизү торучылары килеп җиткәндә, фатир һәм балконны ялкын урап алган була инде. Подъездның бишенче катында янгын сүндерүчеләр хатын-кыз гәүдәсен табып ала. Медиклар аның гомерен саклап калырга тырышса да, файдасы булмый. 50 яшьлек хатын, ис газыннан исереп, үлеп китә. Аны күрүчеләр сүзләренә караганда, үлгән хатын бишенче катта яшәсә дә, икенче каттагы күршесендә еш булган. Әмма бу янгында фатир хуҗасы азрак дәрәҗәдә зыян күрә. Аны һәм бу подъездда яшәүче алты кешене, алар арасында бер бала да бар, янгын сүндерүчеләр төтенле урыннан чыгарып өлгерә. 48 яшьлек ир аннан алдагы көнне эчкәнен һәм, исерек килеш, тәмәке тартканын яшерми. Шулай булгач, бәланең тәмәке төпчегеннән чыккан булуы ихтимал.
Бу көнне тагын бер фаҗига шәһәрнең К.Маркс урамындагы 65нче йорт фатирында чыга. Әмма аны янгын дип тә атап булмый. Чөнки 50 яшьлек ир генә зыян күрә. Фатирда уттан зыян күргән башка әйбер табылмый да. Чакырган урынга килгән янгын сүндерүчеләр кухняда идәндә газ плитәсе янында яткан ир мәетен генә таба. Күршеләре сөйләвенә караганда, ир спиртлы эчемлекләрне еш кулланган. Бу фаҗиганең сәбәбен дознание органына билгеләргә туры киләчәк.
Резидә Йосыпова,
ТР янгын сагы Яшел Үзән гарнизонының матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев