Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерергә нәрсә җитми?

Янгын сүндерү чараларын алдан хәстәрләсәң дөрес. Кыш җитеп, көннәр суынгач, янгын чыгу куркынычы тагын да арта бит. Авылдагылар мичләрен яга, шәһәр фатирында яшәүчеләр исә, электр җылыткычын да кабызырга мөмкин. Гарипләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә янгыннан саклану чараларын күрергә ярдәм итәргә кирәк! Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү буенча комиссия...

Янгын сүндерү чараларын алдан хәстәрләсәң дөрес. Кыш җитеп, көннәр суынгач, янгын чыгу куркынычы тагын да арта бит. Авылдагылар мичләрен яга, шәһәр фатирында яшәүчеләр исә, электр җылыткычын да кабызырга мөмкин.
Гарипләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә янгыннан саклану чараларын күрергә ярдәм итәргә кирәк! Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү буенча комиссия рәисе Сергей Егоров 21 ноябрьдә уздырылган утырышта әйткән бу таләпне барча җитәкчеләр дә ишетсен иде. Хәер, андый кешеләргә һәркем дә игътибарлы булырга тиеш. Биг­рәк тә авылларда ялгыз гомер итүче әби-бабайларыбызны онытмаска иде. Авыл җирлеге ярдәмгә мохтаҗ авылдашларының мич-морҗаларын һәм, әлбәттә, электр челтәре белән газ плитәләрен тикшерттереп, аларның төзеклеген тәэмин итәргә тиеш. Карт кешенең хәленнән килмәячәк бит бу эшләр. Нәкъ менә янгын чыгармау кагыйдәләрен бозу, кисәтүләрне тыңламау аркасында районыбызда быел чыккан янгыннар саны 205кә җиткән дә инде. Шул гарасатта 11 кешенең һәлак булуы да уяу булуыбызны таләп итә.
Үткән җәйдә Тура сәүдә үзәгендә кабынган янгын иң зурысы, билгеле. Турадагы бәлане гыйбрәт өчен искә алабыз: янгыннан саклану эшендәге җитешсезлекләрне дә яктыртты ул. Иң мөһиме, янгынны сүндерергә су җитми анда. Якында бер генә гидрант булганга, ашыгыч рәвештә, чакрым ярым ераклыктан өстәмә торбалар сузып, су куарга туры килә.
Ә районда һәм шәһәрдәге су гидрант­лары төзек микән соң? Әйтергә кирәк, хәл мактанырлык түгел. Хәзерге көндә, ватык булган 48 гидрантның, нибары, сигезе генә төзекләндерелгән. Васильево һәм Карамалы Тау бистәләрендә җитешсезлекләр аеруча күп.
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында кимчелекләре булган җитәкчеләр кисәтелде. Янгын сүндерү чараларын булдырырга акча җитмәүне сылтау итәргә теләүчеләр дә юк түгел. ТР 8нче янгын сүндерү отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин андыйларга киңәшен дә бирде. Билгеле, бүген уйлап, иртәгә барысын берьюлы яңартып булмас. Аны график буенча алып барып була. Беренче чиратта, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр һәм халык күп­ләп җыела торган башка учреждениеләргә якын булган гидрантларны төзекләндерергә кирәк, әлбәттә.
Әлеге утырышта социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина, район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов үзләре карамагындагы оешмаларда янгынга каршы чараларның торышы белән таныштыр­дылар. Шулай итеп, комиссия утырышында райондагы хәл ачыкланды һәм тиешле карар кабул ителде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X