Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз Альбина Заһидуллина җырчы гына түгел

Казанның Идел буе районындагы бер спортзалга баргач, очраклы рәвештә яшь җырчы Альбина Заһидуллинаны күрдем. Җырчы бирегә инде бер ел дәвамында йөрүен белдерде. Баксаң, ул шушында шөгыльләнеп, бер ел эчендә 20 килога ябыккан!

Яшел Үзән районы Чүрчиле авылында туган Альбина Заһидуллина быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ТР халык артисты Венера Ганиева кафедрасын тәмамлап, дипломлы булды.

Кечкенәдән җырчы булырга хыялланып үскән Альбина бүгенге көндә төрле артистларга ияреп гастрольләргә йөри. "Күптән түгел генә Әнвәр Нургалиев белән Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрдек. Әнвәр - бик җайлы, тәмле телле кеше, аның белән эшләве рәхәт булды", - дип сөйләде җырчы.

Әле шушы көннәрдә генә ТВ экраннарында Альбинаның "Моңлану" җырына клибы күрсәтелә башлады. Клипны җырчы Казанда һәм туган ягында төшергән. Җырлаудан тыш, Альбина Заһидуллина кәләшләргә, гомумән, кызларга бик оста итеп төрле прическалар да ясый әле. "Дүрт ел элек чәчтараш буенча махсус курслар тәмамладым. Бу һөнәрем үземә бик ошый, әлегә ул - миңа керем китерә торган төп эшем.

Артистлар арасында да мөрәҗәгать итүчеләр күп. Аеруча Эльмира Гыйльфанова, Айгөл Хәернасова - даими клиентларым", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Альбина Заһидуллина.

Чыганак: "Интертат.ру", Эльвира Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев