Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәй җитсә, күзебез – күктә

Ни хикмәт, соңгы елларда корылыктан интегәбез. Җәй җиттеме, күзебез күктә, берәр болыт килеп чыгып, күңелебезне күреп китмәсме дибез, теләкләр телибез. Юк шул, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә торган җәй фасылы юк хәзер. Ике мең унынчы ел җәе искә төшсә, йөрәкләр жу итеп китә. Быелгы җәй дә безне...

Ни хикмәт, соңгы елларда корылыктан интегәбез. Җәй җиттеме, күзебез күктә, берәр болыт килеп чыгып, күңелебезне күреп китмәсме дибез, теләкләр телибез.
Юк шул, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә торган җәй фасылы юк хәзер. Ике мең унынчы ел җәе искә төшсә, йөрәкләр жу итеп китә. Быелгы җәй дә безне сөендерергә җыенып тормый, эссе һәм бер тамчы яңгыр таммый. Шәхси бакчаларда үсемлекләргә су сибә-сибә ах итәбез, ә кыр-басулар нишли икән мондый корылыкта? Уйларга да куркыныч. Ә менә Алтай якларында су басудан интегәләр. Галимнәр дәлилләгәнчә, быел күп илләрдә корылык буласы икән. Метеорологлар бу елдагы озакка сузылган эсселекнең сәбәпләрен аңлата алмый. Үзәк матбугаттан алган мәгълүматларга караганда, Россиядә корылык йөз елга бер мәртәбә кабатланган. Әйтик, 1890 елдан алып 2010 елга кадәр корылык 40 тапкыр күзәтелгән. Игенчеләргә быел да коры һавада сыналып иген үстерергә туры килмәгәе. Татарстанда исә 2009 елдан бирле яңгыр бик саран гына ява. 2010 ел корылыгы игенчеләргә 30 млрд сумлык зыян китергән булган. Белгечләр аңлатуынча, игеннәр тишелеп чык­кач 10 көн эчендә яңгыр яумаса, уңышка исәп тотып булмый икән. Җиләк-җимеш агачларына ничек тә булса, су сибү ягын табарга кирәк.
Озак еллар тәҗрибә туплаган авыл хуҗалыгы галиме Олег Шайтанов та дбыелгы ел турында бернәрсә дә әйтә алмый. Аның фаразлаулары да соңгы елларда, бигрәк тә 2010 елда дөреслеккә туры килми башлаган, тупланган бөтен система җимерелгән. Ә аның исәп­ләүләре буенча, бу ел яңгырлы булыр дип фаразланган, югыйсә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ничек тә игеннәрне саклап калырга кирәклеген белдерә. Югалтуларга юл куймас өчен, бүгеннән үк эшкә керешергә кирәк, дип чаң суга белгечләр. Хуҗалыкларга коры сибү, ягъни үсемлекләрне тырмалап, җирне ярылудан сак­лау алымын кулланырга киңәш ителгән.

Ходай Тәгаләнең рәхмәте киң бит, ялварып көткәнебезне ишетте: газетабызның әлеге санын әзерләп утырганда, җил чыгып, күктә болытлар куерып йөрде-йөрде дә, әйбәтләп яңгыр да явып узды. Көтеп алган яңгыр районыбыз авылларын да читләтеп үтмәде. Дөрес, яңгыр бөтен җиргә дә тигез эләкми. Әйтик, Мамадыш-Әкилдә ике көн рәттән яуса да, Татар Танаена аның койрыгы гына эләккән, Мулла Илендә дә яуган, Уразлыда да. Зур Ключидә исә таммаган да. Тик шулай да өметебезне өзмик әле, кадерле укучыларыбыз, җиләс көннәр, хәерле яңгырлар телик


Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев