Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Все свое» заманы үтте, җәмәгать! (2нче кисәк)

Терлекчелек - авыр хезмәтле өлкә. Алны-ялны белми эшләргә кирәк. Шул өлкәдә гомер буе хезмәт куйган ветеринария белгечләребез бар.

Гомер буе колхоз терлекләренә дә, хуҗалык терлекләренә ярдәм итүче, дәвалаучы Газиз абый Гатауллин иде, аннан аның улы Татарстанның атказанган ветврачы Тәлгать эшләде. Медицина хезмәткәре ничек кирәк булса, авыл җирендә ветврач шулай кирәк. Төнме, көнме сыер бозауласа да, күбенсә дә, авырса да, Тәлгать авыл халкы терлегенә дә ярдәм итте. Үзенең һөнәренә тугрылыклы, эшен сөеп, кирәклеген белеп, үзеннән соңгыларга да тәҗрибәсен тапшыручы Тәлгать Гатауллинга авыл халкы рәхмәтле. Урам буйлап тузан туздырып кайтучы көтү булмау, «сыер-сарыгым кайта» дип капка саклаучы әбиләр азаю, яңа сауган сөте, яңа оеткан катыгы (сепарат тавышы бөтенләй ишетелми хәзер, май язучы, сөт-каймак аеручылар да сирәк) булган хуҗалыкларның кимүе - авылның бетә баруын күрсәтә инде.
Әй, ул сыер бозаулаганны якын кешеңне көткән кебек зарыгып, көнен санап көтә идек. Чөнки 2 ай ташлатып торгач, үз сөтең, катыгың сагындыра. Кешедән алган үзеңнеке кебек иркен тотылмый инде ул. Әткәй әйтә иде: «Сатып алган сарымсак» дип. Кем сарымсакны күп итеп сатып ала соң? Ә сыер бозаулаган көн зур бәйрәм. Ул турыда тирә-күршеләргә дә сөенеч әйткәндәй әйтәсең, чөнки сыер - икенче ана - туендыручы. Нинди авыр чорда да, никадәр налог түләтсәләр дә, сыерсыз калудан бик курыккан халык. Сыерлы көнең - сыйлы көнең ди халык. Хәзер сыйсыз көн юк инде анысы, сагынып искә алу гына. Авылда яшәп, кибеттән сөт, катык, май, эремчек сатып алу - күңелле хәл түгел. Рәхәте рәхәт инде, нужарасы юк. Авылда «все свое» диләр иде, «свое» бетте бит, җәмәгать, сыер саны көннән-көн кими бара. Авыл үз йөзен елдан-ел үзгәртә, аны яшәтик дисәк, терлекчелекне, авылча яшәешне үстерү мөһим эш икәнен истән чыгармасак иде.
Әй авыл! Синең яшәешең елдан-ел гына түгел, көннән-көн үзгәрә, .
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X