Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Волонтер булу – үзе зур бәхет!

Универсиада... Бер ел элек студентларның Казанда узасы җәйге уеннары турында ишетәсем дә килеп тормый иде. Юлда йөргәндә, янәсе, бөкеләрдә озак утырасы, тагын зур акча түгеләчәк. Мине генә читләтеп үтсен дип йөргән идем. Бәхетемә, уй-теләкләрем кабул булмады. Башкалабыз Казанда барган күңелле үзгәрешләрне, көзгедәй шома юлларны, катлы-катлы юл киселешләрен-күперләрне, яңа спорт объектларын...

Универсиада... Бер ел элек студентларның Казанда узасы җәйге уеннары турында ишетәсем дә килеп тормый иде. Юлда йөргәндә, янәсе, бөкеләрдә озак утырасы, тагын зур акча түгеләчәк. Мине генә читләтеп үтсен дип йөргән идем. Бәхетемә, уй-теләкләрем кабул булмады. Башкалабыз Казанда барган күңелле үзгәрешләрне, көзгедәй шома юлларны, катлы-катлы юл киселешләрен-күперләрне, яңа спорт объектларын күргәч, анда эшләгән яшьләр белән танышкач, фикерләрем акрынлап үзгәрә барды. Мин генә түгел, күпләр шундый халәттә булгандыр, икеләнү хисе кичергәндер дип уйлыйм. Вакыт уза, Универсиада вакыты якыная барган саен, шик-шөбһә, язгы җепшек кар кебек, эреп юкка чыкты.
Хәзер Универсиаданың нәкъ уртасында кайныйм. Студент уеннарын, Универсиаданы үткәрүчеләр арасына килеп эләгүемә чиксез шат, канәгатьмен. Ямьләнә, көннән-көн яшәрә барган Казан урамнарыннан атлаганда шушы шәһәрдә яшәвемә һәм эшләвемә чиксез горурланам, өстәвенә, дөньяның төрле почмакларыннан килгән студентлар белән аралаша алуыма куанам. Бүгенге көндә эшем - бәйрәм, бәйрәмем эш белән үрелеп бара. Һөнәрне дә дөрес, киләчәкне алдан тоемлап сайлавыма шатланып бетә алмыйм.
Тумышым белән Бишнәдән мин, Казанда белем алып, шунда эшләргә калдым. Казан шәһәренең инглиз мәктәбендә укытучы булып эшлим. Универсиада үткәрелгәнгә, безгә, укытучыларга, волонтер булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Безгә, 21 гасыр буынына эләккән мондый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр иде.
Волонтерлар турында элек ишетеп кенә белгән булсак, хәзер үзебез волонтерлар. Һәр тим-лидерның 20гә якын волонтеры бар. Кайберләре - спорт биналарында, икенчеләре урамда эшлиячәк.
Мин дә, иптәшләрем дә кызыксынып тотындык бу яңа эшкә. Өйрәнәбез, өйрәтәбез. Минем кул астымда нибары 11 шәһәр волонтеры бар. Алар белән унлап форумда катнаштык, махсус лекцияләр тыңладык, аккредетацияләр үттек. Чын волонтер булдык. Телләр белүем ярап куйды. Кемгәдер русча аңлатсак, икенчеләре белән инглиз телендә сөйләшәбез. Волонтерларга түләү каралмаган, Универсиада вакытында шәһәрең өчен җан аткан укучыларга бу мөһим мени? Түләмәсәләр дә, ташламалар күп. Әйтик, һәр көн бүләкләр тапшыру; Универсиада беткәч, шоу-дискотекада катнашу. Иң мөһиме: волонтер формасына ия булу! Мондый бәхетне бернинди акча белән дә табып булмый. Безнең өчен Универсиадада катнашу - иң зур бәхет! Халыкара спорт вакыйгасында тәҗрибә туплау, исемнәре дөньяга мәгълүм спортчылар белән аралашу, планетаның төрле почмакларыннан килгән яшьләр белән дуслашу, чит телне камилләштерә алу мөмкинлеге - тагын әллә нинди уңай яклары бар бу Универсиадада катнашкан волонтерның. Волонтерлар өчен бик күп социаль гарантияләр каралган. Универсиада объектларына бөтен төр транспортта бушлай йөрү; махсус тариф буенча коллегаларың белән кесә телефоннан сөйләшү; вакыйгаларга бай булачак Җәйге уеннарга Россиянең 37 төбәгеннән һәм 25 чит илдән килгән волонтерлар белән кулга-кул тотынып эшләү; хисапсыз сувенирлар бүләк итү - боларның һәркайсы безгә кагыла.
Волонтерларның киемнәре генә дә ни тора! Аларны санап бетерә торган түгел. Көн дә (2) һәм тантанага кия торган футболкалар, модалы ветровка, спорт чалбары, вак-төякне салып йөрергә сумка, җайлы кроссовка һәм бейсболка - болар һәр волонтерга бушлай бирелә торган кием. Һәр кием килешле итеп тегелгән һәм волонтерлар бу киемнән бик матур күренә. Волонтерлар штабында ял итү бүлмәләре бар.
Универсиада кебек дөньякүләм әһәмияттәге вакыйганың Казанда үтүенә, анда катнаша алуыма чиксез куанам, студентларның җәйге уеннарының уңышлы узачагына ышанам. Авылдагы әбием дә, әти-әнием, туганнарым да Универсиада хәвеф-хәтәрсез, бәла-казасыз узсын, чит җирләрдән килгән студентлар һәм кунаклар Казанның дөньяда иң гүзәл кала булуына ихлас инанып, бездән матур хатирәләр алып китсен дигән изге теләктә торалар.
Айсылу Гыйләҗиева,
волонтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X