Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Виталий Мутко: «ГТО комплексын тапшыруның актив фазасына керәбез»

ГТО нормативларын тапшыру хәзер көннән-көн активлашып килә. Уку йортларында гына түгел, төрле оешмаларда да бу юнәлешкә игътибар көчәя.

Бу уңайдан күптән түгел РФ спорт министры Виталий Мутко киңәйтелгән утырыш уздырып, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү мәсьәләсен төп тема итеп куйды.
Исегезгә төшерсәк, Россия Минспортының Координацион комиссия­се әгъзалары карары буенча 2014 елның июленнән комплексны кертү операторы булып спорт проектлары башкарма дирекциясе тора.
РФ спорт министры Виталий Мутко Россиядә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын кертү турында сөйләп, нормативларны үтәүнең беренче чиратта ирекле тәртиптә алып барылуын аңлатты:
- Нормативларны үтәү - ирек­ле эш, - диде Виталий Леонтьевич утырышта. - Без аны мәҗбүри итеп кертмибез. Безгә кешеләрнең аңына сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген сеңдерергә кирәк. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комп­лексының фирма стиле сәламәт яшәү рәвеше белән ассоциацияләнүе һәм аны төбәкләрдә җәелдереп җибәрү кирәк.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 39нчы саныннан укый аласыз.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X