Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вакытны алар түгел, вакыт аларны сайлаган (фоторепортаж)

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган "Без бергә" дип аталган Хәтер маршы 9 февральдә безнең Яшел Үзәннән узды. Акция кысасында әфганлыларның иҗтимагый фонды һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә оешкан ветераннар һәм танылган артистлар агитбригадасы берничә чарада катнашты. Маршка Мәскәүдә старт бирелеп, алар Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар,...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган "Без бергә" дип аталган Хәтер маршы 9 февральдә безнең Яшел Үзәннән узды. Акция кысасында әфганлыларның иҗтимагый фонды һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәмендә оешкан ветераннар һәм танылган артистлар агитбригадасы берничә чарада катнашты.

Маршка Мәскәүдә старт бирелеп, алар Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казан шәһәрләрендә булганнар. 20 кешедән торган бу десантның безнең шәһәргә килеп төшүе юкка түгел. Хәтер маршының төп оештыручысы - Әфганстан сугышы инвалидларының төбәкара иҗтимагың фонды рәисе, 7нче укчылар ротасы командиры полковник Павел Усольцев безнең якташыбыз. Шулай ук алар безнең шәһәрдә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелүне дә исәпкә алмый калмаган.

Бу чара Җиңү паркында әфганчылар истәлеге һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр куюдан башланды. Митингка шәһәр активы, ветераннар, яшьләр җыелган иде. "Тере истәлек көне бу" дип әйтүчеләр дә булды моны. Бу чараның максаты да шунда: сугышчан интернационалистларны берләштерү, хәрби тугандашлыкны ныгыту һәм яшьләргә эстафетаны тапшыру.

-Без Мәскәүдән 6 февральдә чыгып күп шәһәрләр аша уздык, - диде Павел Усольцев һәйкәлгә чәчәкләр салганда. -Миңа үземнең туган ягымда якташларым белән очрашуыма бик шат. Мондый очрашулар безнең өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик кирәк. Әфганчылар өчен бигрәк тә. Әлеге митингта катнашучыларның барысын да котлыйм һәм Әфганстан сугышында үз бурычын үтәгәндә башларын салган егетләр, исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар, инвалидлар каршында башымны иям.

-Районнан Әфганстан сугышына бурычын үтәргә киткән 16 егет кире әйләнеп кайта алмаган, - диде Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин. -Бу безнең өчен бик мөһим һәм истәлекле вакыйга. Без балаларны тәрбияләүдә әфганчыларның ярдәмен тоеп торабыз. Үлгәннәрне хәтердә саклыйбыз һәм мондый сугышлар кабатланмавын, күк йөзләре якты булуын телибез.

Җыелучыларга муниципаль районының хәрби бердәмлек иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Хәсәнов та теләкләрен җиткерде. Бер минут тынлыктан соң һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды.

Митингта катнашучылар колоннага тезелеп, Ленин урамы буйлап "Родина" мәдәният сараена килде һәм көтеп алынган хәйрия чарасы башланып китте.

Язманың тулы вариантын газетабызның 14нче февраль санында укый аласыз.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X