Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

УЗЫП КИТТЕҢ, АЖДАҺА, СИПТЕҢ УТЫН, сиптең суын...

Бу көннәрдә балалар шатлана: тиздән Кыш бабай килә, бүләкләр өләшә! Яшьләр шатлыклы һәм тылсымлы хисләр кичерә: киләсе ел нинди булыр икән?! Өлкәннәр исә азрак кына моңсуланып ала: их, тагын бер ел артта калды! Моңсуланып утырмыйк әле, дуслар, нәрсә генә эшләсәк тә, вакытны туктатып булмый бит. Үзенең шатлык-кайгылары белән килә инде...


Бу көннәрдә балалар шатлана: тиздән Кыш бабай килә, бүләкләр өләшә! Яшьләр шатлыклы һәм тылсымлы хисләр кичерә: киләсе ел нинди булыр икән?! Өлкәннәр исә азрак кына моңсуланып ала: их, тагын бер ел артта калды!

Моңсуланып утырмыйк әле, дуслар, нәрсә генә эшләсәк тә, вакытны туктатып булмый бит. Үзенең шатлык-кайгылары белән килә инде ул, аларны бары тик сабырлык белән генә үткәреп җибәрергә һәм тормышның ямен һәм тәмен тоеп, гади генә яши белергә кирәк безгә.
Без «Узып киткән ел тормышыгызда нәрсәсе белән истә калды?» дигән сорау белән газета укучыларыбызның берничәсенә мөрәҗәгать иттек.

Шәүкәт Гәрәев, Олы Шырдан:
- Аллаһка шөкер, бернинди үзгәрешләр дә булмады. Шулай тыныч кына үтеп китүе дә без, өлкәннәр өчен шатлык инде ул, кызым! Гомер узып бара... Без дә 70тән уздыкы... Әмма моңаеп утырган юк алай. Яшибез дип яшибез. Безнең шырданлылар, үзең беләсең, бә-ә-к тормышны яратучан тырыш халык! Авылдашларымны Яңа ел белән котлыйм!

Наил Каюмов, Олы Карагуҗа:
- Быелгы ел безнең өчен шатлыкларга бай булды. Кече улыбыз Ильяс,ы Казанда университет тәмамлап, армиягә киткән иде. Менә ноябрьдә әйләнеп тә кайтты. Оренбург якларында үзе теләп хезмәт итте. Хәзер менә әле ял итә. Гомумән, балаларыбыздан бик канәгать. Олы улым - МЧСта, кызым РКБда шәфкать туташы булып эшли. Ильяска да Яңа елда яхшырак эшкә урнашуын телим. Яңа ел яңа уңышлар алып килсен!

Фәргать Акиловский, Мамадыш-Әкил:
- Узып баручы кәбисә елы зур кайгы алып килде миңа: башта әти дәваханәдә үлеп китте, дүрт айдан соң әни кинәт кенә вафат булды. Өйдә өчәү, рәхәтләнеп, тату яши идек. Менә апрельдән бирле берүзем. Бик күңелсез, аларны уйламаган сәгатем юк. Бигрәк икесе берьюлы китеп барды...
Яңа елга яңа өметләр баглыйм. Әле хәзер хезмәт биржасында исәптә торам, кыскартуга эләккән идем. Яз көне эшкә урнашырга кирәк булачак инде.
Минем кебек кайгылы кешеләр булса, сабырлык телим. Яңа ел бары тик шатлыклар гына алып килсен!

Әлфия Фәизова, Түбән Урысбага:
- Быел балалар, барысы да бергә җыелып, иске өебезне матур итеп тышлап куйдылар. И матур да булды соң! Балаларымның туган оясы бит. Минем дә бик күңелем булды. Балаларым Аллаһка шөкер, ташламыйлар, бөтен эшләремне эшләп китәләр. Кадер-хөрмәттә генә яшим.
Газета укучыларның балалары да гел шәфкатьле, миһербанлы булсыннар. Барысына да Яңа елда ата-ана бәхете телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250