Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Утырманы – телевидение сәхнәсеннән (1нче кисәк)

Шулай килеп чыкты инде: миннән, телевидениедән күрсәтү өчен, татар халкының бер йоласын эшкәртүемне сорадылар. Мин тапталган нәрсәләрне кабатларга яратмыйм. Аулак өйне, кичке уеннарны һ.б. телетапшыруларда атна саен күрсәтәләр. Ничектер хәтергә үзебезнең якларда булган Утырмага бару килеп төште бит! Мин бик рәхәтләнеп әлеге мәдәни чараның сценариен яздым.

Аз гына чигенеш ясап, авыл кешесенең тормышын искә төшереп китик. Элек крестьян табигый хуҗалык белән көн күргән, ягъни бөтен нәрсәне үзе җитештерергә тиеш булган. Мәсәлән, сарык асрап, тиресен иләп тун тексә, аның бишмәте бар. Киндер сукса, күлмәк-чалбары бар. Ә кызларның бирнә әзерлисе дә бар бит: сөлге, җәймә суга, өстәл япкычы, ашъяулык чигә һ.б. Гомумән, эш санап бетергесез. Ә бит болар барысы да кулдан эшләнә. Җәй көне авыл кешесенә кул эше эшләп утырырга мөмкин түгел икәнен аңлатып торасы юк. Кыш көне. Кышын якты вакыт берничә сәгать кенә, димәк, ясалма яктылык кирәк. Менә утырмага йөрүнең төп сәбәбе шунда да инде. Кодаларына утырмага килгән кодача янына, мәсәлән, күрше кызлары да керә. Бер лампа яктысыннан никадәр кеше файдалана. Бу язманы әзерләгәндә мин «сукыр лампа»ның да сирәк кешеләрдә генә булуын, нигездә, чыра яндырып кул эше эшләгәннәрен хәтерләүче Марзия апа Хәлимованы таптым. Халкыбызның «көндез чыра яндырып та таба алмассың» дигән әйтеме шуннан калган бит инде. Димәк, утырмага яктылыктан файдалану өчен дә барганнар. Монысы - бер. Икенчедән, өйдә иртәдән кичкә кадәр кул эше генә эшләп утырып булмый, башка эшләргә дә бүленәсе була. Ә утырмада хуҗабикә кунагын кадерли, сиңа бөтен мөмкинлекне тудыра, ул бары кул эше белән генә утыра. Әле тагын өченче бик күңелле сәбәп тә бар. Авылдагы кул эше осталары утырмага килгән кызларны яңа һөнәрләргә өйрәткәннәр. Хәзергечә әйтсәк, мастер-класслар уздырганнар. Димәк, утырмадан кыз яңа һөнәр дә өйрәнеп кайткан.

Дамира Әмирханова.
Урта Шөн - Күгеш


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев