Голәмәләр шурасында фитр сәдакасының күләме билгеләнде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткергән. Фитр сәдакасы арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә - 500 сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлек йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта фидия сәдакасы түләнә, аның күләме - 200 сум күләмендә билгеләнгән.
Белеп тору өчен: сәхәр вакытын - иртә белән туклануны - кояш чыкканчыга кадәр 2 сәгать кала тәмамларга кирәк. Ястү намазы һәм "Тәравих" намазы (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) кояш баеп 1 сәгать тә 30 минут үткәннән соң укыла. 20 рәкәгатьтән торган тәравих намазы 17 июньнән укыла башлаячак.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев