Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урамда төнлә кычкыртып талыйлар

Төнге вакытта соңарып урамда ялгыз йөргәндә иминлегең турында онытырга ярамый. Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек кыз бу хакта башына да китереп карамаган. Ул төн уртасында танышыннан өенә ялгызы кайтырга чыгып, таксига түләүгә экономия ясап, гомерен куркыныч астына куйган. Украинская урамыннан Северная урамына кайтып барганда дәваханә шәһәрчеге тирәсендә аның каршысына ике...

Шуларның берсе кызның сумкасын кинәт талап ала. Ә сумкада кызның телефоны, яңа гына хезмәт хакы күчерелгән банк картасы була. Кыз талаучыны куарга тотына һәм йорт ишегалларының берсендә аларны күздән югалта. Бәхетенә, юлда бер кеше очрап, полициягә шалтырата. Талау турында хәбәр шунда ук бөтен постларга да хәбәр ителә. Тиз арада эзли башлау үз нәтиҗәсен күрсәтә. Эзләнүчеләрнең берсе Комсомольская урамында ведомстводан тыш хезмәт полицейскийлары тарафыннан тоткарлана. Шулай да төп талаучы - Карамалы Тауда яшәүче 18 яшьлек егет качып котыла, әмма озакка түгел. Ул тотарлар дип куркып, Тургенев урамындагы ике катлы йорт чормасында иртәнгә кадәр качып утыра. Иртән өенә кайтып керү белән полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Ачыкланганча, ул кичне алар спиртлы эчемлек кулланып, бер танышларында ял итеп вакыт уздырган. Шешәдәшләрнең берсе бик соң булганга күрә Карамалы Таудан килгән егетне үзенә кунарга чакырган. Украинская урамындагы фатирга кайтып килгәндә Карамалы Тау бистәсендә яшәүче шушы «батыр» егетнең башына беренче очраган кызны талау уе килгән. Хәзер бу җинаятьченең «Талау» маддәсе буенча квалификацияләнеп, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы бар.
Төнге вакытларда урамнарда соңга калып ялгыз йөрү бик куркыныч. Гади иминлек кагыйдәләрен үтәргә, сәламәтлегеңне һәм мөлкәтеңне куркыныч астына куймаска кирәк. Шулай да чыгарга туры килсә, караңгы һәм кешесез урыннарны читләтеп үтегез. Ә инде кыйммәтле әйберләрегезне өегездә калдырып торуыгыз ышанычлырак булыр.
Сәхифәне Әлфия Зыякаева, Лилиана Куликова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X