Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унынчысы – Олы Шырданда ачылды (2нче кисәк)

- Район буенча ачылган мондый ФАПның өчесе Сәламәтлек саклау министрлыгының бүләге, бик зур рәхмәт, - диде. - Хөрмәтле шырданлылар, бу яңа бинаның рәхәтен күрегез, бирегә витамин уколлары гына алырга һәм давление үлчәтергә генә килергә язсын, сәламәт булыгыз! - дип, каршысына таба атлаучы өч яшьләр чамасындагы малайга кулын сузды.

Бала да (соңыннан Азат исемле булуын белдек) ятсынып тормыйча, кечкенә генә кулларын җитәкче учына салды. Бергәләшеп кызыл тас­маны кискәннән соң, башлыгыбыз: «Бу бала үскәч, бик зур «нәчәлник» булачак», - дип юрады. Амин!
Килгән кунаклардан Татарстан Республикасының Дәүләт Советы председателе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәламәтлек сак­лау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе баш врачы Илгиз Һидиятов, районыбыз башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев та үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Горький исемендәге завод вәкиле Фердинанд Хөснетдинов, яңа ачылучы ФАПларга бирелә торган традицион бүләк, велосипедны фельдшер Миләүшә Каюмовага тапшырды. Биредә 31 ел буе эшләп, халыкның ихтирамын яулаган, сабыр, ярдәмчел һәм алыштыргысыз авылның сәламәтлек сакчысы да бик дулкынланып зур рәхмәт сүзләрен әйтте:
- Мондый уңайлыклары булган медпунктларда эшләргә насыйп булыр, дип хыялланмаган да идек инде. Без бик шат! - диде ул.
- Бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтәм! Бик зур ярдәм бу авыл өчен, - дип, авылның аксакалы Шәүкәт Гәрәев азан әйтеп, дога кылды.
ФАП ачылу Миләүшә Каюмовага иртәгә 50 яшь туласы көнгә туры килгән булып чыкты. Олы Шырданның активисткасы, клуб мөдире Наҗия Хәсәнова халык исеменнән бик матур теләкләр әйтеп, бүләк тапшырганда, авылдашлары аңа чәчәк бәйләмнәре бирделәр.
Авыл җирлеге рәисе Рәис Кәримов ике авылны да яңа медпунктлы булулары белән котлады:
- Халык тормышын яхшы якка үзгәртүгә корылган республика прог­раммалары өчен Президентка, аны авыл җирлегенә җиткергән өчен районыбыз башлыгы Александр Тыгинга зур рәхмәт! Яшел Үзән республикага гөрләсен, Шырдан Яшел Үзәндә гөрләсен! - дип, якты теләкләре белән чараның тантаналы өлешен йомгак­лады. Әле аннан соң да җыр-биюле бәйрәм дәвам итте. Олысы-яше әзерләнгән өстәлдән карбыз-кавыннан авыз итте, тәмле кайнар чәй белән сыйланды.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X