Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унөч ел качып йөрүчене хөкем итәләр

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, дип юкка әйтмиләр шул.

Озак вакыт эзләнгән җинаятьче табылып, аның эше судка җибәрелгән.

Бу хәл 2007 елның 6 апрелендә Раифада була. 31 яшьлек ир шушы авылда яшәүче белән конфликтка керә. Ызгыш барышында ул, үзенең өстенлеген исбатлап, раи фалыга тимер чыбык белән ташлана, башына - 30, тәненә 15 тапкыр суга, бу гына җитми, аягы белән башына 2 тапкыр тибә. Соңыннан, җиргә ауган корбанының өстенә менеп сикерергә тотына. Зыян күрүче алган җәрәхәтләреннән икенче көнне дәваханәдә үлә. Медиклар вәхшиләрчә кыйналган ирнең гомерен саклап калу өчен бик нык тырышса да, бу мөмкин булмый.

Ә җинаятьче, эзен суытыр өчен, тикшерү органнарыннан кача. Аның буенча федераль эзләнү игълан ителә. Үтерүче 2020 елның гыйнварында гына, Санкт-Петербургта тоткарлана.

– Хәзер ул сак астында, кулга алынган, – дип хәбәр итә Яшел Үзән прокуроры урынбасары Михаил Балтусов. – Әмма үз гаебен өлешчә генә таный. Аңа карата без, РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләү чыгарып, эшен судка җибәрдек.

13 ел буе хөкемнән качып йөргән иргә барыбер суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Гаебе булмаса, алай йөрмәс иде. Берәүнең дә кеше гомерен кисәргә хакы юк. Үтергәнче кыйнарга көч тапкан, җавап бирергә булгач, куркып калган. Әгәр дә үз вакытында кылган гамәле өчен җавап тоткан булса, бәлки срогын тутырып та кайткан булыр иде. Тик менә, үлгәннәрне генә кире кайтарып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев