Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ул көнне почта элемтә бүлекләре эшләми

8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан почта элемтә бүлекләре эшләмәячәк. Бу хакта "Россия почтасы" берләшмәсенең "Татарстан почтасы" федераль почта элемтә идарәсе хәбәр итә.


Бәйрәм алдыннан да эш режимына үзгәреш кертелә. Шулай итеп, 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Ә 9 мартта почта бүлекчәләре Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән яраклаштырылган режим буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләрне тапшыру Россия Пенсия фондының региональ бүлекләре белән килештерелеп, аларның төбәктәге эш үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X