Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ул авыруларда терелүгә ышаныч тудыра

Миләүшә Каюмова һөнәре буенча фельдшер. Ул утыз бер ел буе Олы һәм Кече Шыр­дан халкына медицина хезмәте күрсәтә.

Ягымлы, мәрхәмәтле булганы өчен аны һәркем хөрмәт итә. Һава торышының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп, авыруларга ярдәм итә, хәлләрен җиңеләйтә. Кирәк икән, ашыгыч ярдәм чакыртып, юллама язып, хастаханәгә озата.
Авылыбызның фельдшер-акушер пунктына зур ремонт ясалды. Миләүшәбез аны гел тәртиптә тота. Һәр урында чисталык, авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Килгән кешене Миләүшә ачык йөз белән каршы ала, хәлләрен сораша. Авыруны игътибар белән тикшерә, чарасын күрә. Авыл халкы аңа зур ышаныч белән карый. «Миләүшә безнең өчен фельдшер гына түгел, ә табиб та. Барыбызга да кирәкле кеше, сәламәт кенә булсын», - диләр авыл кешеләре.
Фельдшерыбыз тыйнак, сабыр. Ул авыру серен саклый белә. Кешеләрне акыллы сүзләре, җылы мөнәсәбәте белән дә дәвалый, авыруларда терелүгә ышаныч тудыра. Үз аяклары белән фельдшерлык медпунктына килергә мөмкинлеге булмаган хасталы кешеләр янына үзе бара. Ә моның өчен ул төгәл расписание төзегән.
Миләүшә һөнәри белемен күтәрү өстендә нык эшли: газета-журналлар алдыра, квалификация күтәрү курс­ларына бара.
Намуслы, тырыш хезмәте өчен районыбызның сәламәтлек саклау идарәсе Миләүшә Шакирҗан кызын мактау кәгазе белән бүләкләде. Район буенча үткәрелгән «Минем яраткан балалар табибы» бәйгесендә беренче урынны алды.
Миләүшәбез гаиләдә тормыш иптәше Айрат өчен сөекле хатын, ә балалары һәм оныкларына яраткан әни, дәү әни. Йорттагы бар эшкә дә ничек өлгерә, дип шаккатабыз. Гаиләсе белән берлектә, абзар тутырып мал асрыйлар, җәйләрен күп итеп каз-үрдәкләр алып үстерәләр. Күрше урамда яшәүче әнисе янына да көненә өч-дүрт тапкыр килеп, дәвалап китәргә вакыт таба ул.
Яше иллегә якынлашып килсә дә, кызлар кебек, яшь. Чөнки тормышта сәламәт яшәү рәвешен алып бара. Тормыш иптәше Айрат белән шифаханәләрдә булып кайта, концерт-театрларга йөри, вакыты булганда бассейнга бара. Миләүшә - кунакчыл кеше, аның өеннән кеше өзелми.
Без, авылдашлары, шундый күркәм фельдшерыбыз булганга чиксез шат. Аңа гаиләсендә - тигезлек, эшендә уңышлар телибез.

Зәйнәп Нуруллина.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев