Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучыларны җиңүчеләр әзерләргә өйрәтәләр

Укучының ниндидер фәнне үзләштерүгә сәләтен вакытында күрә белергә кирәк. Аның белән тиешле эш алып барылганда гына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Нәтиҗәләр турында исә төрле дәрәҗә олимпиадаларда яуланган җиңүләрдән чыгып фикер йөртәләр.


Мәгълүм булганча, Татарстан укучылары россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда шактый яхшы уңышлар яулый. Менә инде берничә ел республикабыз җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча ил күләмендә өченче урында тора. Әмма, күпчелектә, призлы урыннар яулаучыларны елдан-ел бер үк укытучылар, бер үк мәктәпләр тәрбияләп чыгара. Башкалабыз Казанның һәм тагын берничә зур шәһәрнең бер төркем белем учакларының өстенлеге рейтинг күрсәткечләрендә дә чагылыш таба.

Олимпиада хәрәкәтен үстерү максатыннан бу көннәрдә Казанда республиканың 200 мөгаллимен җыйдылар. Төп предметлар - математика, химия, физика, рус теле фәнен укытучы педагоглар 5 көн дәвамында олимпиада җиңүчеләрен тәрбияләп үстергән остазларыннан "дәресләр" алды.

Педагоглар бер-берсе белән аралашып, олимпиадаларга әзерлекне нәтиҗәле итеп оештыруга комачаулаган җитешсезлекләрне дә аерып чыгарган. Әйтик, алар сүзләренчә, төрле дәрәҗә олимпиадаларга әзерлек алып бару өчен муниципаль үзәкләр оештыру, төрле елларда оештырылган олимпиадалар биремнәре буенча пособиеләр чыгару, үз юнәлешләре буенча күбрәк җәйге лагерьлар булдыру кирәк дип төрле предмет укытучылары бер үк проблемаларны яңгыраттылар. Аннары олимпиадаларда җиңүчеләрне хәтта грамоталар белән дә билгеләмәүче районнар барлыгы ачыкланды. Рус теле мөгаллимнәре үзләренә кабинетлар җиһазлауны, сүзлекләр белән тәэмин итүне сорады.

Алга таба мондый укыту курсларын эзлексез рәвештә һәр каникул саен оештырырга ниятлиләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре семинарларга бер үк мөгаллимнәр чакырылачагын ассызыклады. Нәкъ алар үз шәһәрләрендә, районнарында төрле дәрәҗә олимпиадаларга әзерлек буенча тьюторлар, кураторлар булачак.

Гүзәл Насыйбуллина

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев