Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылар бәйрәмендә

Узган җомга көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда укытучыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур уңышка ирешкән бер төркем хезмәт алдынгысына бүләкләр һәм төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Асия Закирова, Фәридә Галәвиева, Дания Гыймадиева, Сәрия Вәлиева, Җәмилә Җиһаншина, Ләйсән Хәмитова, Динә Бәдретдинова, Роза Шакирова кебек...

Узган җомга көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда укытучыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур уңышка ирешкән бер төркем хезмәт алдынгысына бүләкләр һәм төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында Асия Закирова, Фәридә Галәвиева, Дания Гыймадиева, Сәрия Вәлиева, Җәмилә Җиһаншина, Ләйсән Хәмитова, Динә Бәдретдинова, Роза Шакирова кебек исемнәре бөтен районга мәгълүм укытучылар бар. Алар Татар Танае, Олы Карагуҗа, шәһәрнең 5, 3, 9, 4нче мәктәпләрендә укытса да, күркәм эш-гамәлләре белән һәркайсы әти-әниләр, хезмәттәшләре һәм балалар арасында абруй казанган шәхес. Аларга һәм хезмәте белән аерылып торган тагын байтак укытучыга, балалар бакчасы мөдирләренә һәм тәрбиячеләргә Мактау кәгазьләрен муниципаль район башлыгы Александр Тыгин тапшырды. Бәйрәм хөрмәтенә башлыкның тәмле-татлы сүзләре күп булса да, тоташ мактаудан гына тормады чыгышы. Төп сүзгә керешкәнче, үзенең мәктәп елларын искә төшерде ул.
- Мәктәптә укыганда гел «бишле»ләр генә алдым дип әйтә алмыйм, - дип сүз башлады башлык, тантананы алып баручыларның «Мәктәптә кайсы фәнне ярата идегез? Ничек укыдыгыз?» дигән сорауларына җавап итеп, - чөнки совет мәктәбе билгеләр белән генә түгел, белем бирү дәрәҗәсе белән көчле иде.
Укытучыларның август конференциясендә булган сөйләшүне искә төшереп, болай диде башлык:
- Шәһәрдә һәм районда 43 мәктәп бар. «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемне йөртүче укытучылар да байтак, тик «Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә безнең шәһәрдән нибары 3 мәктәп керде, болар - 3нче гимназия, 9нчы лицей, 1нче мәктәп. Бездә белем бирү дәрәҗәсе көчле булырга тиеш. Яшел Үзән зурлыгы буенча республика шәһәрләре арасында 5нче урынны биләп тора икән, белем бирү дәрәҗәсе буенча да безгә беренче «5»леккә керерлек итеп эшләргә кирәк. Алдарак булса, тагын да яхшы. Соңгы елларда укытучыларның хезмәт хакы нык күтәрелде, шуңа күрә бүген эш хакы бик әйбәт. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә.
Район башлыгы, бергә җыелган җирдә, мәгариф өлкәсендәге кайбер үзгәреш-яңалыкларны да хәбәр итте.
- 2нче мәктәптә ремонт эшләре тәмамланып килә. Әлеге мәктәпне дә, балалар иҗаты үзәген дә файдалануга тапшырырга әзерлибез, - дип дәвам итте ул сүзен. - Мәктәпләргә яңа җиһазлар кайтарылып тора, әмма мәгариф тармагында нинди генә технологияләр кертсәк тә, кеше факторы иң беренче урында булырга тиеш. Әти-әни сезгә иң кадерлесен - газиз баласын ышанып тапшыра икән, сезгә бу зур ышанычны акларга, баланы мәктәпкә барырга ашкынып торырлык итеп тәрбияләргә кирәк.
Чыгышы ахырында, алдан әйтеп киткәнемчә, бүләкләр өләште башлык. Тантанада укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйсә Афанасьева, район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Наилә Копвиллем, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе укытучыларның республика спартакиадасында III урынны алган район җыелма командасы әгъзаларына, барысы 25 укытучыга, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын да тапшырды.
Республика буенча алганда эш күрсәткечләре әллә ни мактанырлык булмаса да, баллы-татлы сүзләр укытучылар адресына күп яуды, әмма Алисә Шәмсетдинова башкаруындагы татар җырын исәпкә алмаганда, тел астына салырлык бер татар сүзе ишетелмәде бәйрәмдә. Тантананы Горький исемендәге мәдәният сараенда җырларга һәм биергә өйрәнүче балаларның «Орфей», «Смайл», «МЭТ» студияләре, «Эдельвейс» бию коллективы, «Воскресенье», «ВЭД», «Антре» ансамбле чыгышлары бизәвен дә әйтергә кирәк.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән менә кемнәр бүләкләнде:
Салихова Диләрә Хөсәен кызы - күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, коллективның иҗади үсешенә уңайлы шартлар тудырганы өчен, 19нчы «Красная шапочка» балалар бакчасы мөдире;
Вәлиева Сәрия Зиннәтулла кызы -мәктәп балаларының укыту-тәрбияләү процессын оештыруга иҗади якын килүе өчен, 5нче гимназиянең математика укытучысы;
Куракина Мария Валериановна - мәктәптә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, чит телне укытуда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен, Васильевоның 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Родина Марина Викторовна - йомгаклау аттестациясендә, республика күләмендәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә укучыларының югары белем дәрәҗәсе күрсәткәне өчен, 11нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Троцюк Ольга Германовна - мәгариф учреждениесендә укыту-тәрбияләү процессына методик кулланмаларны уңышлы керткәне өчен, 1нче лицей директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары.

«Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе менә кемнәргә
тапшырылды:
Будько Светлана Вадимовна - укучыларының муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәткәне өчен, 11нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы;
Милицкова Валентина Ивановна - мәктәпкәчә яшендәге балаларны тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары һәм югары профессионализм өчен, 34нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
Науменко Лада Евгеньевна - мәгариф учреждениесендә укыту-тәрбияләү процессын оештыруда ирешкән уңышлары өчен, 3нче гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X