Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укыганны эшләп ныгытырга кирәк

Юынчыда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап авылда эшләүче яшь кешене очраттык. Кем микән ул дип аптыраучыларга исемен дә әйтергә ашыгабыз: шушы авылда туып-үскән Илнур Хәйруллин ул. Без аның белән өенә төшке ашка кайткан чагында танышып сөйләшеп алдык. Аптырап калуыгызны аңлыйбыз. Югары белем алгач, авылга кайтучылар бик сирәгәйде хәзер. Агроном, ветеринар,...

Юынчыда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап авылда эшләүче яшь кешене очраттык. Кем микән ул дип аптыраучыларга исемен дә әйтергә ашыгабыз: шушы авылда туып-үскән Илнур Хәйруллин ул. Без аның белән өенә төшке ашка кайткан чагында танышып сөйләшеп алдык.
Аптырап калуыгызны аңлыйбыз. Югары белем алгач, авылга кайтучылар бик сирәгәйде хәзер. Агроном, ветеринар, инженер-механик, зоотехник кебек һөнәр ияләренең җитешмәве республика күләмендә авыр мәсьәләгә әйләнде. Кайда соң алар? Югары уку йортлары эшләреннән туктамадылар югыйсә. Ел да авыл хуҗалыгы тармагына белгечләр укытып чыгарып торалар.
Илнур белән танышкач та, без, турыдан ярып:
- Илнур, үзең белән бергә укыган иптәшләреңнең күбесе, мөгаен, шәһәрдә калуны кулайрак күргәндер: әйт әле, син нигә авылга кайтырга уйладың? - дип сорадык.
- Анысы шулай, күпләр калада урнашты. Әмма мин укыган һөнәрем буенча эшләп карарга булдым. Агроном булам дип укырга бардым бит мин. Белем кирәк, әлбәттә. Әмма аны эшләп ныгытырга да кирәк дип уйлыйм. Игенне кырда үстермичә, шәһәрдә үстереп булмый ич.
- Туган ягыңны да сайлагансың икән...
- Әйе. Укып чыккач, бер ел әле мәктәптә укытып карадым, аннары «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыятенең Күгеш бүлегенә агроном булып эшләргә күчтем. Хәзер 3нче отряд җитәкчесе итеп билгеләделәр. Алдан, әлбәттә, резерв әзерләү буенча, өстәмә курсларда укып, диплом алдым.
- Җитәкче булгач, эшче кешеләр белән идарә итәргә кирәк: тыңлатып буламы соң? Эшчеләр үзеңә яшь кеше дип карамыйлармы?
- Юк, андый кыенлык туганы булмады. Игенче эшен белүем дә ярдәм итә миңа. Минем кул астында барысы 35 кеше эшли, шуларның 22се механизатор. Тыңлыйлар, тыңламасалар, эш бармый ул.
- Илнур, эшеңдә өлгерлек күрсәткәнсең, афәрин! Гаилә корырга өлгердеңме соң әле?
- Әйе, мин өйләндем. Иптәшем Гөлназ, Норлаттан. Безнең улыбыз бар инде. Инде килеп, туган авылымда әти-әни белән бергә төп йортта торуыбызны да әйтим. Тату-күңелле яшибез.
- Туган ягыңнан аерылмыйча гомер итүең һәм шунда ук эшләп йөрүеңә һәркем дә куана дип уйлыйбыз. Без дә сиңа гаилә бәхете һәм эшеңдә уңышлар телибез.
- Рәхмәт сезгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X