Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыларыбыз иҗаты

Күгеш кибетчеләренә Рәхимә әби кибеткә килсә, Кибет эче яктыра. Пенсия алдым диеп, Юк әйберне таптыра.

Йөзләрегез бик ачык,
Алыгыз дип торасыз.
Өйгә кайтып карагач,
Ник алдым дип торабыз.
Икегезгә бер исем -
Флюзә дә Фәнзия.
Йөзегез ачык булганга,
Күгеш халкы бар да сөя.
Рәхимә Шәйхетдинова.
Күгеш
Мин - беренче
Нигә димен дәү әнидән
Миңа соң калышырга?
Чаңгыларны җайлап киеп,
Чыктым мин ярышырга.
Бу ярышта мин беләм:
Беренче булып киләм.
Дәү әниемә карап,
Шатлыгымнан мин көләм.
Дәү әнием шикелле
Табигатьне яратам.
Кышкы салкын көннәрдә
Чыпчыкларны ашатам.
Мәдинә Әдиятуллина.
Яшел Үзән
Кыш
Яңа карлар белән безгә
Килә яңа еллар.
Төрле төстә утлар белән
Уйный тирә-юньнәр.
Яшел чыршы килеп керә
Кунак булып безгә.
Ылыс исләрен таратып,
Бәйрәм төсен кертә.
Ап-ак кар бөртеге кебек
Якты күңелебез.
Яңа хисләр белән тулсын
Типкән йөрәгебез.
Яңа еллар алып килсен
Һәркемгә зур шатлык.
Яңа еллар бүләк итсен
Һәркемгә зур бәхет.
Күңел чишмәләре тулсын
Матур хатирәләр белән.
Яңа таңнар туып торсын
Якты һәм саф уйлар белән.
Венера Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X