Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучыларыбыз белән көчлебез

Норлатның пәнҗешәмбе көнне умарта күчедәй гөжләп торуын яхшы беләбез. Чөнки бу көнне - базар.

Норлат халкы гына түгел, ә тирә-күрше авыл халкы өчен дә бик мөһим көн ул. Кош-корт үстерәсеңме, бозау кирәкме, әллә инде агач үсентеләре аласыңмы - бар да бар, җаның теләгәнне сайлап ал гына. Бәйрәм алдыннан без дә базарда укучыларыбызны күреп һәм инде, әлбәттә, үзебезне күрсәтеп кайту максатыннан юлга кузгалдык.

Авылның үзәгендә базар инде таңгы 5тә үк җанлана башлый. Без алай ук иртә килмәсәк тә (шәһәр кешесе иртә тора алмый инде ул), без дигәнем мөхәрриребез Илсөя Завилейская, журналистларыбыз - Әлфия Зыякаева, Гөлнара Вәлиева һәм мин, реклама менеджерыбыз Гүзәл Хәйруллина машина белән выж итеп туктаганда, сәүдәнең нәкъ кызган чагы иде. Колакка халыкның шау-шуы гына түгел, ә моңлы җыр тавышы да килеп бәрелде. Без килгәндә гади базар булмыйча, ә күңелле бәйрәм дә иде әле. Бөек Җиңү көне уңаеннан чып-чын үзбәкчә пылау да пеште, сәүдә нокталары таралышканчы Күгеш үзешчән сәнгатенә йөрүчеләрнең берсеннән-берсе матур биюләре, җырлары көн буе тынмады. Аеручы олы апа- абыйлар бирелеп карады ул концертны.

Алия Гаязова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 35нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев