Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Укучыбыз иҗаты

ХЫЯЛЛАР КОЧАГЫНДА Гомерем буе яшәдем мин Хыяллар кочагында. Күпме генә тырышсам да, Ашмады хыял гына.

Шигырь яздым, җыр көйләдем,

Тыңлаучы да булмады.

Күзләремнән яшьләр тама,

Тик берәү дә күрмәде

Йөрәк әрни бары шуңа:

Яшәдем хыялланып.

Йөрәгемнән чыккан хисне

Шигырьгә, көйгә салып.

Һәр кешенең үз хыялы бар,

Үз уйлары бар, бар хаклык.

Шигырьләргә язган хисен

Моңнарга салсын халык.

Хыялларым чынга ашмаса да,

Күңелләрем минем төшмәде.

Йөрәгемнән ташып чыккан хисне

Шигырь юлларына төркәдем.

Гомерем буе яшәдем мин

Хыяллар кочагында.

Кемгә сөйлим серләремне?

Калсынмы йөрәгемдә?

Гөлфия Гайфуллина.

Олы Яке авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев