Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тыюлык көне

А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган бик матур чара булып узды. Лицейның актлар залына җыелган укучылар кунаклар чыгышын кызыксынып тыңлады. «Свияга» тыюлыгы инспекторы Римма Гайнетдинова балаларга районда аерым саклана торган территорияләр, тыюлык эше турында сөйләде һәм бу хакта фильм күрсәтте. Бу көннең килеп чыгу тарихын бәян...

А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган бик матур чара булып узды.
Лицейның актлар залына җыелган укучылар кунаклар чыгышын кызыксынып тыңлады. «Свияга» тыюлыгы инспекторы Римма Гайнетдинова балаларга районда аерым саклана торган территорияләр, тыюлык эше турында сөйләде һәм бу хакта фильм күрсәтте. Бу көннең килеп чыгу тарихын бәян итте.
Бу көн беренче тапкыр 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге инициативасы буенча үткәрелә. 1916 елның 11 гыйнварында төзелгән Баргузинский дәүләт тыюлыгы сәбәпче була аңа. Максаты - Байкал буенда яшәүче кеш һәм бүтән төрле җәнлекләрне саклап калу һәм аларның санын арттыру.
Хәзерге вакытта Россиядә 100дән артык тыюлык бар һәм аларның гомуми мәйданы 33 миллион гектардан артып китә. Бу - илнең гомуми территориясенең 1,58 проценты дигән сүз. Моннан тыш, 35 милли парк бар һәм аның мәйданы 7 миллион гектарга (ил территориясенең 0,41 проценты) җитә. Үсемлек һәм җәнлек дөньясының 80 процент төрен саклыйлар.
Бу көн аерым саклана торган территориядә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме булып санала. 2013 ел исә аерым әһәмияткә ия, чөнки Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов боерыгы буенча агымдагы ел Экологик культура һәм тирә-юнь мохитне саклау елы дип игълан ителде.
Татарстанда 167 аерым саклана торган табигать территориясе бар, ул 141,9 мең гектар мәйданны били. Республика мәйданының 2,09 процентында табигый комплексларны, ландшафтны һәм биологик төрлелекне саклау өчен шартлар тудырылды.
Форсаттан файдаланып, «Свияга» тыюлыгы администрациясе тыюлык эшенә үзеннән өлеш кертүчеләрне бәйрәм белән котлый һәм тирә-юнь мохитенең чисталыгына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерә.
Р.Гайнетдинова,
«Свияга» тыюлыгы белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X